Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Бәйрәм кәефе бозылмасын өчен

ТР Мөслим муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов алып барган җыелышта сүз Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздыру чорында ашыгыч хезмәтләрнең әзерлеге, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмау турында барды.

– Ел башыннан Мөслим районында 29 янгын теркәлгән, 2021 елның шул ук чорында 31 янгын булган иде. Янгыннарда бер кеше тән җәрәхәте алды, өч кеше һәлак булды. Быел булган янгыннарның күбесенең сәбәбе электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, тәмәке тарткандагы саксызлыкка бәйле, – диде үз чыгышында Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.
ТР Министрлар Кабинетының 1298 санлы карары нигезендә (07.12.2022) 2022нче елның 19 декабреннән 2023нче елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында янгыннарны кисәтү һәм фаҗигале хәлләрне булдырмау максатыннан муниципаль районнарда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссияләре эшләячәк.
Рейд барышында янгынга каршы режим кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланганда саллы гына штрафлар каралган. Куркынычлылык дәрәҗәсе 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр торак бинадан, автомобиль юлларыннан, кешеләр күпләп җыела торган объектлардан 30 метрдан кимрәк радиуста файдаланылса, гражданнарга – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга – 30-60 мең сум, юридик зат булмыйча эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы затларга – 60-80 мең сум, юридик затларга исә 400-800 мең сум штраф каралган. 
Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда оешма-предприятиеләргә объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру планы җиткерелде. 
– Бәйрәм чараларын уздырганда бина эчендә пиротехник эшләнмәләр һәм ачык ут кулланып тамаша уздыру катгый тыела. Авыл җирлекләре башлыкларыннан, агрофирмалар, шәхси фермер хуҗалыклары җитәкчеләреннән объектларда янгынга каршы режимны саклау, газ, мич җиһазларын һәм электр җылыту приборларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү сорала, – диде үз чыгышында район янгын бүлеге җитәкчесе урынбасары Николай Шипков.
Комиссия утырышында “Мөслим” идарәче компаниясе”нә күпфатирлы йортлар территорияләрен кардан вакытында чистартуны тәэмин итү, түбәләрдә боз сөңгеләре барлыкка килүне контрольдә тоту бурычы җиткерелде.
– “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятенә суүткәргечләрне һәм ташландык суларны туңдыру системаларын контрольдә тоту мөһим. Социаль объектларны җылылык белән тәэмин иткәндә дә температура режимы үтәлергә тиеш. Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык яктырту приборларының төзек булырга тиешлеген дә онытмаска кирәк. Район электр челтәрләре исә электр линияләренең бозланмавын контрольдә тотарга бурычлы. Юл оешмаларына план буенча автоюлларны, бозлавыкны булдырмау максатыннан куркыныч участокларда реагентлар сибүне тәэмин итәргә дигән тәкъдимне җиткерәм, –  диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында район үзәк хастаханәсенә пациентларны сыйфатлы итеп кабул итүне оештыру, мөрәҗәгатьләр артуга әзер булу, шуңа бәйле рәвештә, көчәйтелгән эш режимына күчү кирәклеге турында да билгеләп үтелде.

Лилия Шәймиева 

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев