Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Айгөлгә тиңнәр юк

Айгөл Бигимова – Мөслим кызы. Район үзәгендә һәм авылларда узган сабантуйларның иң актив уенчысы Айгөл. Капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашыкны кабып йөгерү, кул көрәше – Айгөл һәркайсында катнаша һәм җитезлектә сынатмый.

– Сабантуен кечкенәдән үк яратам. Ел дәвамында көтеп алган бәйрәмнәремнең берсе ул. 4-5 яшьлек чагымда күзне бәйләп уенчык кискәнемне бүген дә хәтерлим. Әтәч артыннан колгага менгәндә тугыз яшь иде. Ул әтәчне тәки алып төштем! Җиңелергә яратмыйм. Шулай да иң мөһиме – җиңү түгел, уеннарда катнашу, – ди Айгөл.

Хисапчы белгечлеген алган Айгөлгә Сабантуй уеннарында белеме дә ярдәм итә. Көндәшен җиңү, чакрымнарны узу өчен нинди тизлек белән йөгерергә кирәклеген исәпләп ярыша ул. Кечкенә чагында курчак, йомшак уенчык кебек бүләкләр отса, бүген ул сабантуйлардан юрганнар, чәйнек, үтүкләр, термопотлар, тузан суырткыч, электр иттарткыч күтәреп кайта.

– Өйдәге бөтен көнкүреш кирәк-яраклары – ярышларда алган бүләкләрем. Олы кызымны кияүгә биргәндә бирнә итеп Сабантуй уеннарыннан откан бүләкләремне җыйдым. “Энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк” ди бит татар халкы. Бүләкләремне кызым да, киявем дә бик сөенеп кабул итте, – дип елмая Айгөл.

Сабантуйда катнашу өчен Айгөл ел дәвамында әзерләнә. Спартакиаданы калдырмый, яшьләр арасында узган волейбол, баскетбол уеннарының, башка спорт ярышларының актив уенчысы ул.

Айгөлнең җитез, хәрәкәтчән булуы нәселдән килә. Әнисе Гөлфия апаның да Сабантуйда катнашмый калганы юк. Гөлфия апа йөгерү, көянтә белән су ташу буенча һәрвакыт беренче өчлеккә чыга.

– Без мәктәптә укыганда Хәмидә әбиемнең сабантуйларда чүлмәк вату, катыктан акча эзләү кебек уеннарда катнашканын хәтерлим. Ике ел элек кызым белән киявемне дә үзем белән ияртеп йөри башладым. Киявем, Елгабаш Сабан туенда узган йөгерештә катнашып, затлы юрган белән бүләкләнде. “Болай булгач, тагын катнашам әле, әби”, дип кайтты. Сабантуйларда киләчәктә династия белән катнашырбыз кебек, – ди Айгөл, көлеп.

Айгөл белән тормыш иптәше Луисның бер Сабан туенда бакча арбасы отулары хәтердә. Уенда башта ире – хатынын, аннары хатыны ирен арбага утыртып йөгерә. Йөгерүдә сынатмаган Айгөл бу уенда җиңмиме соң инде?!

– Шәхси йортта яшәгәч, хуҗалыкта бернәрсә дә артык түгел. Арбабыз юк иде. Бүләк арбаны биш ел кулланабыз инде, ныклы, чыдам булды. Чын күңелдән бирелгән бүләк икәне күренеп тора. Сабантуйларның берсен дә калдырмаска иде. Айгөл белән график буенча авылдан авылга йөрибез, аннары район Сабан туена чыгабыз. Хатыным белән безнең характерлар да туры килгән: икебез дә тиктормас, энергияле, үҗәт. Массакүләм чараларда катнашу, кешеләр белән аралашу җанга үзгә бер рәхәтлек бирә бит ул! – ди Луис Бигимов.

Айгөл белән Луис өч кыз үстергәннәр. Онык сөя димәссең, әби статусын йөртүче Айгөл быел да сабантуйларда сынатмас кебек. Куйган максатларына ирешә белә ул!

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев