Җирдә эшләвем белән бәхетлемен
“Туган як” агрофирмасының алдынгы механизаторы Әбүләис Морзаханов шундый фикерне җиткерде.
Бүгенге заман яшьләре механизатор һөнәре белән кызыксынмый. Авыл мохитендә әтиләре яки абыйлары үстергән икмәкне ашап үсүләрен, табыннарның игенчеләр тырышлыгы белән сыйлы булуын оныталар бугай. Ярый әле, авыл хезмәтен яратучы, трактор-машиналарны үз итүче урта буын ир-егетләре бар!
Кайвакыт җирдә эшләүчеләр турында: “Алар кыш буе ял итә”, – дигән фикерне ишетергә туры килә. Юк, игенче хезмәте ел буе дәвам итә. Язгы-көзге кыр эшләре чорында җир эшкәртү, чәчү, үсемлекләрне тукландыру белән шөгыльләнсәләр, урып-җыю чорында алар комбайн штурвалы артында тырыш хезмәт куеп үстерелгән икмәкне җыеп алырга ашыга. Кышын исә техниканы карау, яңа сезонга әзерләү белән мәшгульләр. Авыл хуҗалыгында эшнең туктап торганы юк.
“Туган як” агрофирмасының алдынгы механизаторы Әбүләис Морзаханов авыл хуҗалыгында 40 елга якын хезмәт куя. Мәктәпне тәмамлаганда ук кулына трактор йөртүче таныклыгын ала ул.
– Мәктәпне тәмамлагач, 1987 елда “Беларусь” тракторында эшләдем. Ике ел хәрби хезмәттә булдым, аннан эшемне янәдән Карл Маркс исемендәге колхозда дәвам иттем: тракторга утырырга да, урып-җыю чорында комбайнда эшләргә дә туры килде, – ди Әбүләис.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев