Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авылдан без!

Балаларыбыз – алтын бөртекләре

Ралина Бәширова – дүрт бала әнисе. Ә карап торышка 10-11 сыйныф укучысы гына диярсең үзен! Тырыш, уңган-булган райондашыбыз тормыш иптәше белән бергәләп мәш килеп дөнья көтә

Үз көчләре, үз тырышлыклары белән җиткергән дөньяларына күзләр тимәсен! Бизнестан тыш өйне пөхтә тотарга да, ашарга әзерләргә дә, балаларны мәктәпкә озатып каршы алырга, кечкенәләрен балалар бакчасына йөртергә дә җитешә Ралина.

– Яшьлектә бернәрсәнең дә авырлыгын сизмисең, тормыш үз көенә ага да ага ул, дип әйтә безнең әти. Бу, чыннан да, шулай. Балаларым – тормыштагы иң зур куанычым! Аллаһы Тәгалә биргән бүләк дип, һәркайсын яратып, сөю-назга төреп үстерергә тырышабыз. Күпбалалы гаиләләрдән нур бөркелә, алар бердәм һәм тату булып, һәр эшне бергәләп башкаралар. Мин үзем дә күпбалалы гаиләдә үстем. Гаиләдә өч кыз идек. Әтиебезгә – дүрт тормыш чәчәге, дүрт татлы җимеш! Әниебезне әти бүген дә кадерләп яши. Минем дә әти кебек хатын-кызны хөрмәт итә, кадерли белә торган кешегә кияүгә чыгасым килде. Теләгем фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килгәндер, – ди Ралина.

Ралина тормыш иптәше Илназ белән үз эшләрен алып баралар. Җирлектә күпләп каз тотучы, аны эшкәртеп, ярымфабрикат итеп сатучы гаилә буларак беләләр Бәшировларны.

– Тормыш иптәшем белән дөньяга карашларыбыз туры килә: бер төрле уйлыйбыз. Күпбалалы гаиләләр – ил терәге, дип белми әйтмиләр. Әти-әни гомерлек түгел, туганнар бер-берсенә бик кирәк. Апа-сеңелләр – әни урынына, ә абый-энеләр әти урынына кала. Кызганыч, бүген күпләр туганнары белән аралашмый, бер-берсенең хәлен белешми. Икетуганнар, өчтуганнар бер-берсенең кайда яшәвен дә белмәскә мөмкин. Туган – үз каның, үз кешең бит ул! Ошаса да, ошамаса да, аралашырга кирәк! Бер ояда әти-әнидән дөрес тәрбия алып үскән балалар киләчәктә, һичшиксез, бер-берсен яклап, бер-берсе өчен борчылып, ут йотып яшәячәк. Гаиләдә берүзе булган, ялгыз үскән балалар тормышта да ялгыздыр, дип уйлыйм, – ди Илназ.

Ралинаның кечкенәдән үк күп итеп балалар алып кайтасы һәм үз эшен алып барасы килгән. Бәшировларның кызлары Азалиягә – 9, Назлыгөлгә – 8, Гүзәлгә – 5, уллары Илдарга – 1 яшь. Кызларының туган көннәре дә рәттән: 24, 25, 26 сентябрь көннәрендә. Илдар белән Ралинаның туган көннәре – 3 июньдә.

– Әни кебек өч бала алып кайтам, дип, күңелгә салып куйган идем. Бер-бер артлы өч кызыбыз тугач, бер малай да алып кайтасы килде. Улыбыз – нәселебез дәвамчысы. Балаларны яшь чакта, берсе артыннан икенчесен алып кайтырга кирәк. Балалар үскәч бәби алып кайту онык караган кебек. 30 яшькә җиткәнче күп итеп балалар алып кайтам, дигән идем, планны үтәдек, – ди Ралина.

Ралинаның әти-әнисе кызларын укытучы һөнәрен сайлар, дип уйлый. Тик кызның тормышка үз планнары була. Мөслим лицеен тәмамлагач, Алабуга педагогия университетында биолог һөнәрен үзләштерсә дә, Ралина әти-әнисе кебек укытучы булырга теләми.

– Илназ белән юлыбызны бөтенләй икенче юнәлештә дәвам итә алуыбызга сөенеп бетә алмыйбыз. Пегагог һөнәре – бик җаваплы, авыр эш. Әти-әнинең ничек эшләгәнен күреп үстем, мәктәпкә аяк та атлыйсым килмәде. Укытучының гаиләсенә вакыты калмый аның. Балалар белән әвәрә килү өчен миңа үз яссылыгым кирәк, – ди Ралина.

Элек гаиләләр ишле булып, унар, хәтта аннан да күбрәк балалар үстергәннәр. Бүген гаиләдә бер яки ике бала тууына борчылуларын белдерде Бәшировлар.

– Балаларны бер-бер артлы алып кайтканда, алар бергә уйнап үсә. Әти-әни дә мәңгелек түгел бит! Бертуганнар гомер дәвамында бер-берсенә терәк һәм таяныч булып яши. Бәби алып кайтырга уйлавыбыз хакында балаларга да әйттек: өйгә яңа кеше кайтуын алар белеп торырга тиеш. Балалар гел бергә: уйныйлар, ашыйлар, йокыга талалар. Күп вакытны бергә үткәргәч, бер-берләренә ныграк ияләшәләр. Кечкенәсен имезгәндә дә, астын алыштырганда да, зурлары гел әниләре янында, ярдәм итәргә тырышалар. Кемдер подгузник алып бирә, кайсы юрганын китерә. Шул рәвешле үзләренең ярдәм итүләрен белеп, аңлап үсәләр. Бу очракта балалар арасында көнләшү, бер-берсе белән ярышу да булмый. Игътибарны һәр балага тигез бүлергә тырышабыз. Алтын бөртекләребезне саклап, аларга яхшы тәрбия биреп, олы тормыш юлына озатырга, Ралина белән бергә тигез гомер кичереп, бала кайгылары күрмичә гомер көзләренә җитәргә язсын берүк! – ди гаилә башлыгы Илназ.

Фото – Бәшировларның гаилә архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев