Хәерле сәгатьтә булсын!
Районыбыз аграрийлары урып-җыю кампаниясен башлады
“Туган як” һәм “Намус” агрофирмалары, “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы көзге бодай суктыруга кереште. Район башлыгы Альберт Хуҗин урып-җыю эшләренең барышы белән танышып кайтты.
Район башлыгы “Исламов” фермер хуҗалыгының көзге бодай басуын карады. Басуда икмәк мулдан. Хуҗалык җитәкчелегенең дә, механизаторларның да дулкынланулары йөзләренә чыккан, чөнки урып-җыюга чыгалар. Басуга бер-бер артлы “Акрос”, “Нью Холланд” комбайннары кереп китте. Алар ашыкмыйча, өлгергән бөртекләрне югалтудан курыккандай, акрын гына икмәк суктыруга кереште. Тирә-якка икмәк исе таралды. Бу мизгелдә һәркемнең күңелен горурлык, дулкынлану, шатлык хисләре биләп алгандыр.
– Шөкер, быел икмәк мулдан. Бу уңышка без табигать шартларының уңай килүе һәм авыл хуҗалыгында эш-
ләүчеләрнең һөнәри осталыгы, тынгысызлыгы ярдәмендә ирештек. Урып-җыюга керешкән өч хуҗалыкта да икмәк мул күренә. Кайбер урыннарда гектар биреме 40-50 центнердан артып китә. Бөртеклеләрнең дымлылыгы 18-20 процент тәшкил итә. Авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар өчен иң дулкынландыргыч көннәр. Бөртекләрнең шытып чыгуыннан башлап, һәр көнне көтеп үткәрәсең: яңгыр булмаса – яңгыр кирәк дип күккә карыйсың, ява башласа – кайчан туктар микән, бик явымга китмәсә иде, дип борчыласың, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, игенчеләргә булган уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләп.
Комбайннар басу уртасына җитүгә, туктап, механизаторлар һәрберсенең ничек хәрәкәт итүен “энә күзеннән” үткәрүче хуҗалык җитәкчесе Илгиз Исламов янына җыелды. Икмәкнең өлгереше хакында фикер алышканнан соң, механизаторлар эшне дәвам итте.
Гөлнара Хатбуллина фоттосы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 18 июль саныннан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев