Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Авыл хуҗалыгы

Дым каплату мөһим

Район хуҗалыкларында чәчүлек җирләрен тырмалау бара

“Намус” агрофирмасы беренчеләрдән булып язгы эшләргә – тырмалауга кереште. Бүгенге көндә әлеге эш 500 гектардан артык мәйданда башкарылды.

– Башкарыласы мәйдан күләме 6000 гектар тәшкил итә. Көз көне эшкәртелгән җирләрдә дым каплату белән бергә ашлама кертү дә бара. Уҗымнарны тукландыруга килгәндә, гектарына 100 килограммнан азотлы-магнийлы ашлама кертәбез. Дым каплатуны атна азагына төгәлләрбез дип уйлыйм, – ди агрофирманың баш агрономы Рамил Мөслимов.

“Намус” агрофирмасы быел басуларда чөгендер, рапс, язгы һәм көзге бодай үстерәчәк. Саннарга тукталсак, намуслылар быел 3400 гектар мәйданда – көзге бодай, 933 гектарда – рапс, 1740 гектарда – язгы бодай, 2660 гектарда чөгендер культурасы үстерергә планлаштыралар.

– Былтыргыдан аермалы буларак, борчак, соя, арпаны быел үстермәскә ниятләдек. Җирне ял иттерү максатыннан да бу отышлыдыр дип уйлыйм. Агрофирманың Шуганка, Баланлы, Михайловка, Ташлыяр, Салауз-Мухан, Олы Чакмак авылларындагы басуларда барлыгы 13 мең гектар җире бар, – ди агрофирма җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 11 апрель саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев