Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хезмәтчәннәре бәйрәме (фоторепортаж)

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зурланды

Авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтен җиткереп, район башлыгы “Туган як” агрофирмасы инвесторы Эдуард Юнысовка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырды. Бертөркем авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймарданов ТР авыл хуҗалыгы министры һәм шәхсән үз исеменнән тәбрикләүләрен җиткерде. Рашат Шәймарданов Агромастер компаниясе генераль директоры Илгиз Исламовка Ел хәйриячесе дипломын тапшырды. Әюпов фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Әюпов ТР Президентының рәхмәтенә лаек булды. Бертөркем хезмәтчәннәр ТР Авыл хуҗалыгы министрының Мактау грамоталарын алды.

 “Чаллы икмәге” җәмгыяте генераль директоры Эдуард Хәсәнов, хезмәт ветераны Рөстәм Шәрипов, “Агромастер” компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов та хезмәттәшләренә бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерде.

Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җитештергән продукциядән күргәзмә дә эшләде. Кунаклар күргәзмәгә зур бәя бирде.

Римма Афзалова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев