«Август-Мөслим» агрофирмасында кукуруз уңышын җыю эшләре дәвам итә
Авыл хуҗалыгы

«Август-Мөслим» агрофирмасында кукуруз уңышын җыю эшләре дәвам итә

Бүгенге көнгә 1345 гектар мәйданның 156 гектарында кукуруз җыеп алынган

Басуларда урып-җыю кампаниясе тулы куәтенә бара. Бүгенге көнгә 1345 гектар мәйданның 156 гектарында кукуруз җыеп алынган.

Уңышның уртача күрсәткече гектарына 461 центнер тәшкил итә.

Комбайнчылар көн дәвамында тыгыз режимда эшли. Техника басуларда өзлексез хезмәт куя, комбайннарның эшсез торып калуына юл куелмый.

Алда — зур эш күләме. Кукуруз уңышын югалтуларсыз һәм сыйфатлы итеп җыеп алу өчен аграрийлар барлык көчләрен куя.

Фото – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев