Февраль ахырында Татарстанда салкыннар, бераз кар һәм көчле җил көтелә
Һава торышы

Февраль ахырында Татарстанда салкыннар, бераз кар һәм көчле җил көтелә

Узган тәүлектә республика югары басым тәэсирендә булды: явым-төшем булмады, ләкин иртән томан һәм суык булды, ә төнлә җил урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчәйде

24 февральгә фаразлар буенча сизелерлек үзгәрешләр көтелми: болытлы һава, урыны белән бераз кар, җил тизлеге 15-18 м/с, төнге температура -10..-15°, көндез -5..-10°.

Чәршәмбе, 25 февраль һәм пәнҗешәмбе, 26 февраль, республика түбән басым кырында булачак. Бераз кар явуы көтелә, төнге температура -9..-15°, көнчыгышта -20°, көндез -4..-10°.

27 һәм 28 февральдә явым-төшем көтелми. Төнге температура -12...-17 градуска кадәр төшәчәк, аязганда -21° га кадәр, көндез -5° дан -10°га кадәр.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Чыганак: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев