Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Закон хәбәрдарлык ягында

2014нче елның 1 гыйнварыннан Россиядә бюджет акчаларын тоту – сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында 44нче федераль закон гамәлдә. Канунның төп максаты – сатып алу процедуралары өлкәсендә коррупцияне һәм башка төр хокук бозуларны булдырмау. Законның үтәлеше хакында район Башкарма комитетының муниципаль заказлар бүлеге җитәкчесе Рәзилә Гәрәева белән сөйләштек.

– Рәзилә Мазгаровна, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар

һәм хезмәтләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы нәрсәдән гыйбарәт?

– Закон сатуларны гамәлгә ашырганда хәбәрдарлыкны һәм үтә күренмәлелекне тәэмин итәргә, дәүләт сатып алуларын планлаштырырга, бу эшкә системалы якын килеп, эзлекле рәвештә оештырырга ярдәм итә. Контракт системасында подрядчыларны, башкаручыларны билгеләүдә конкурент процедуралар үткәрелә, килешүләр төзелә, аларны башкару үзенчәлекләре тәгаенләнә. Товарлар, сатып алу мониторингы, аудит алып барыла. Шул рәвешле контрактлар белән эшләүнең барлык этаплары дәүләт тарафыннан контрольдә тотыла. Мәгълүмат zakupki.gov.ru рәсми сайтында басыла.

– Муниципаль заказлар бүлегенең эшчәнлеге белән таныштырып үтсәгез иде.

– Сатып алу бүлегенең төп бурычы – аукционнарны электрон формада үткәрү; барлык катнашучылар өчен бертигез мөмкинлекләр булдыру, намуслы көндәшлеккә ярдәм итү; муниципаль контракт бәясен нигезсез арттыруга юл куймас өчен сатып алына торган продукциягә бәяләр мониторингы үткәрү,  килешүләрнең үтәлешен контрольдә тоту. 2021 елда сатып алулар бүлегенә 54 гариза керде. 145 млн 27 мең сумлык 26 көндәш процедура үткәрелде, 136 млн 254 мең сумлык 61 контракт төзелде. Бер процедурада уртача ике кеше катнашты. Тәмамланган процедуралар нигезендә 7 млн 850 мең сум экономия ясалды.

– Эшне башкаручы, подрядчы бердәнбер булганда килешүләр ничек төзелә?

– Бердәнбер тәэминатчыдан (подрядчы, башкаручыдан) сатып алу – заказчылар арасында иң яраткан ысулларының берсе. Бу ысул контракт суммасы кечкенә булганда һәм өстәмә чикләүләр булмаганда кулланыла. Бик нәтиҗәле саналмаса да, заказчыларны чагыштырмача гадилеге һәм күп вакыт таләп ителмәве белән җәлеп итә. Мәсәлән, электрон конкурс, аукцион өчен хәбәрнамәне бастыру өчен генә дә 7-20 көн кирәк. Контракт төзү вакытына мораторий кулланыла. Әйтик, җиңүчене билгеләгәнгә кадәр ун көннән дә азрак вакыт үтмәскә тиеш. Шул сәбәпле бердәнбер тәэминатчы белән заказчы бердәнбер товар белән тәэмин итү өчен шартнамә төзи. Әлеге шартнамә бер көндә яки бер айда төзелә, тәэмин итүче һәм заказчы бер үк затлар була. Бу катнашучылар санын нигезсез киметүгә китерә. Сатып алуларның ваклану сәбәпләре – товар белән тәэмин итүне тизләтү, эшләрне башкару зарурлыгы. Гадәттә, заказчыларның “сроклары яна”, билгеле бер датага конкрет нәтиҗә таләп ителә.

– Рәзилә Мазгаровна, мондый ничә контракт төзелде?

– 2021 елда 600 мең сумнан артмаган суммага товар, эш яки хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өчен – 153 млн 773 мең сумлык 2274 шартнамә, табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеге өлкәсенә карый торган сатып алулар буенча – 29 млн сумга 36 контракт, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтү максатында 10 млн 505 мең сумга 53 контракт төзелде.

– “Контракт системасы турында”гы закон нигезендә эшләүче заказчылар өчен кече эшкуарлык субъектларыннан һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалардан сатып алуларны гамәлгә ашыруга карата нинди таләпләр куела?

– План-графикта каралган сатып алулар күләменең кимендә 15 проценты кече эшкуарлык субъектлары һәм социаль юнәлешле коммерция булмаган оешмалар арасында бүленергә тиеш. 2021 елда мондый сатып алулар өлеше районда 29 процентны тәшкил итте. Мондый сатып алуларны өстәмә җайга салу өчен төрле автоматлаштырылган системалар кертелә. Татарстан Республикасында “Биржа мәйданчыгы” ресурсы кулланыла. 2021 елда биредә 6 млн 113 мең сумлык 142 котировка сессиясе үткәрелде, тәмамланган процедуралар буенча экономия 630 мең сум тәшкил итте.

 Фото – Рәзилә Гәрәеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев