Үзеңне һәм якыннарыңны сакла!
Районда гриппка каршы вакцинация башланды
Район поликлиникасына 1000 дозада “Ультрикс Квадри” вакцинасы кайтты. Бу төр вакцинаны йөкле хатыннар, медицина хезмәткәрләре һәм 6 айлык балалардан башлап 4 сыйныф укучыларына кадәр ясата ала.
– Быел грипп ноябрь азагында-декабрьдә башланыр дип фаразлана. Авырудан саклану хәстәрен хәзердән үк күрә башлау мөһим. Прививка ясату өчен иң яхшы вакыт. Иммунитет формалашсын өчен бер-ике ай вакыт кирәк. Минем бер елны да прививка ясатмый калганым юк. Вакцинацияне грипптан саклануның иң ышанычлы ысулы дип саныйм, – ди районның баш табибы Дамир Сөләйманов.
Район башлыгы һәм баш табиб беренчеләрдән булып гриппка каршы вакцина ясатты. Вакцина ясаткан кеше грипп белән бөтенләй авырмый дип булмый, әмма авыруны җиңелрәк кичерә. Вакцинация үткән очракта грипп өзлегүләр китереп чыгармый, дип ышандыра табиблар.
– Вакциналарның барысы да Россиядә җитештерелгән. Авырлы хатын-кызларга, балаларга вакцинаның консервантсыз төрен ясыйлар. Табиблар вакцинаны беренче чиратта хроник авырулары булган, халык белән эшләүче кешеләргә, балаларга, өлкән яшьтәгеләргә ясатырга киңәш итә. Гриппка каршы вакцина аны ясатучыны да, янәшәдәге кешеләрне дә саклый, – ди район поликлиникасының өлкән шәфкать туташы Резеда Гыйльфанова.
Халыкка уңайлыклар тудыру максатында, районда берничә ел рәттән гриппка каршы вакцина ясау буенча мобиль бригадалар эшли. Гриппка каршы вакцинаны теләгән һәркем ясата ала. Моның өчен фельдшер-акушерлык пунктларына яки район поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә була. Анда вакцинация вакыты һәм тәртибе турында мәгълүмат җиткерелә.
– Һава торышындагы сезонлы үзгәрешләрне организм җиңел кабул итмәскә мөмкин, шуңа бәйле грипп белән авыру ихтималы да арта. Организмда гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен өчен, вакцина авыру эпидемиясе башланганчы ясалырга тиеш. Район поликлиникасына 700 доза “Совигрипп” вакцинасы кайтты. Бу төр вакцина 5-11 сыйныф укучылары өчен җитештерелгән. Әлегә барлыгы 1046 доза вакцина кулланылды. Вакциналарның тагын кайчан кайтачагы әлегә билгесез, – ди эпидемиолог ярдәмчесе Миләүшә Ильясова.
Табиблар хәбәр итүенчә, грипп вируслары даими үзгәреп тора. Шуңа бәйле вакциналарның составы да үзгәртелә.
– Вакцинациядән соң кайбер кешеләр үзләрен начар хис итә. Әмма мондый реакция сирәк була һәм ул нормаль дип санала. Хәлсезлек күзәтелергә, мускуллар сызларга, тән температурасы 37 градуска кадәр күтәрелергә, инъекция урыны авыртырга мөмкин. Бу организмның вируска каршы көрәшә башлавы һәм антитәнчекләр эшләп чыгаруы белән бәйле. Шул рәвешле иммун системасы организмны грипп вирусларыннан сакларга әзерләнә. Гриппка каршы вакцина ясатсагыз, авырган очракта да, грипп җиңел формада һәм өзлегүләрсез узачак, – ди баш табиб Дамир Сөләйманов.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев