Торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүнең соңгы көне 15нче числога күчереләчәк
2026 елның 1 мартыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең соңгы срогы үзгәрәчәк: ул һәр айның 10нчы числосыннан 15нче числосына күчереләчәк. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов хәбәр итте.
«2026 елның 1 мартыннан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүнең соңгы срогы үзгәрәчәк, ул һәр айның 10нчы көненнән 15нче көненә күчереләчәк», - диде депутат. Аның сүзләренчә, яңалыкның «максаты бер – гражданнарга уңайлы булсын өчен эшләнә», чөнки кешеләр хезмәт хакын төрле даталарда ала.
«Сер түгел, күпләргә хезмәт хаклары 1, 5 яки 10нчы числода килми. Күп кеше 12се яки 15е акча ала, ә торак-коммуналь хезмәтләр өчен хезмәт хакы алгач түләү уңайлырак. Түләүнең соңгы срогын күчерү гражданнарга вакытында түләү һәм пеня түләмәү мөмкинлеге бирәчәк», - диде парламентарий.
Үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң идарәче компанияләр торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертүнең башка вакытын билгели алмаячак.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев