Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Татарстанда хәрби операциядә катнашучыларның балаларына 20 мең сум түләргә планлаштыралар

Документ буенча, түләү гаиләдәге 18 яшькә кадәрге һәр балага биреләчәк.

Татарстанда махсус операциядә катнашучы яки катнашкан хәрбиләрнең балаларына бер тапкыр бирелә торган түләү кертергә планлаштыралар. Аның күләме 20 мең сум тәшкил итәчәк. Бу мәгълүмат Татарстан Хезмәт министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Министрлар кабинеты карары проектында күренә.

Документ буенча, түләү гаиләдәге 18 яшькә кадәрге һәр балага биреләчәк. Башка ярдәм чаралары күрсәтелгән вакытта, бу түләү гаиләнең керемендә исәпкә алынмаячак.

Түләү алучылар исемлеген Татарстан Хәрби комиссариаты, Росгвардия, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы төзи. Түләүне мобилизацияләнгән, Россия Милли гвардиясендә хезмәт итүче һәм махсус хәрби операциядә катнашкан контрактчылар, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре, махсус хәрби операция зонасына командировкага җибәрелгәннәрнең балалары ала алачак.

Шул ук вакытта исемлеккә башка субъект территориясендә чакырылган яки контракт төзегән, әмма яшәү урыны Татарстанда булган гражданнар да керәчәк. Шулай ук махсус операциядә катнашучының баласының даими рәвештә республика территориясендә яшәве дә исәпкә алына.

Түләү алу өчен, баланың ата-анасы яки законлы вәкиле Татарстандагы Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенә гариза бирергә тиеш.

Документ 2023 елның 29 сентябренә кадәр коррупциягә каршы экспертиза узачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-xarbi-operaciyada-katnasucylarnyn-balalaryna-20-men-sum-tularga-planlastyralar-5876609

Фото - Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев