Татарстанда бер эшсезгә уннан артык вакансия туры килә
Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларына таянып, «Челнинские известия» хәбәр итә
Республикада бүген бер эшсезгә 10,7 вакансия туры килә. Бу хакта, Татарстанстат мәгълүматларына таянып, «Челнинские известия» хәбәр итә.
Мәшгульлек хезмәтендә исәптә торучы гражданнар саны артты. Гыйнварда бу күрсәткеч 3963тән 4465кә кадәр үсте, ә апрельгә эшсезләр саны 5003кә җитте.
Шул ук вакытта предприятиеләрдә хезмәткәрләргә ихтыяҗ эшсезләр саныннан шактый артып китә. 2025 елның гыйнварында компанияләргә 39 110 хезмәткәр таләп ителгән, 2026 елның гыйнварында – 52 441. Узган елның апрелендә ихтыяҗ 40 281 кеше тәшкил иткән, быел – 53 648.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ber-essezga-unnan-artyk-vakansiya-tury-kila-5925043
Фото:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев