Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Татарстан – алтын өчпочмак

22-24 октябрь көннәрендә Татарстан башкаласы Казанда БРИКСның XVI саммиты узды.

БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Аның составына Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. БРИКС атамасы да Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африканың инглиз телендәге атамаларының беренче хәрефләреннән формалашкан.

2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Саммитны уздыру урынын БРИКСта рәислек итүче ил билгели. Россия беренче саммитны 2009 елда Екатеринбургта уздырган иде. Икенче тапкыр БРИКС саммиты 2015 елда Уфада үткәрелә. Быел саммит Казанда үтте. Саммитка әзерлек 2023 елның апрелендә, РФ Президенты Владимир Путин БРИКС саммитын Казанда үткәрү турындагы Указны имзалагач, башланды. Саммитны үткәрү урыны итеп Казанны сайлау сәбәбен ил башлыгы түбәндәгечә аңлатты: “Бу Татарстанның яхшы үсеш алуы белән бәйле. Казан – үсешнең иң яхшы үрнәкләренең берсе. Биредә яхшы шартлар тудырылган”. Владимир Путин XVI БРИКС саммиты барышында барлык илләрнең башлыклары белән очрашу вакытында моны тагын бер кат искәртте.

Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев