Су керергә ярамый!
Җәй җитү белән күпләр су буена ашыга. “Без элек 9 майга кадәр үк су керә идек”, “Күке кычкыргач, су керергә ярый”, – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Тик су керү сезоны рәсми рәвештә ачылмады әле
– Быел республика сулыкларында 26 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларда 18 кешенең гомере өзелгән, 16 кеше коткарылган. Суга бату очраклары Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Алексеевск, Әлмәт, Балтач, Югары Ослан, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай, Чистай районнарында теркәлгән, – дип хәбәр итәләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсеннән.
Суга батуның төп сәбәбе – сәламәтлекнең кинәт начараюы яки спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә суга керү, диләр белгечләр.
– Пляжны рәсми төстә ачу өчен, "Роспотребнадзор" белгечләреннән рөхсәт, Ык суының сыйфаты турында белешмә таләп ителә. Су коену сезонын ачу 15 июньнән соң булыр, дип планлаштырабыз. Аңа кадәр авыл җирлекләре башлыклары белән профилактик әңгәмәләр үткәрү зарур. Су объектларында иминлек таләпләре турында халык хәбәрдар булырга тиеш. Су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында җәйге каникуллар алдыннан мәктәпләрдә әңгәмәләр, инструктажлар үткәрелде. Әти-әниләр дә балаларына игътибарлы булсыннар иде, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
Ел саен су керү сезоны алдыннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм “Роспотребнадзор” суның чисталыгын, пляжларда таләпләр үтәлешен тикшерә. “Яшьлек” спорт комплексы җитәкчесе Ленар Садретдинов хәбәр итүенчә, пляжда микробиологик күрсәткечләр норматив таләпләргә туры килгәндә генә су керергә рөхсәт бирелә.
– Мөслим пляжын райондашларыбыз да, кунаклар да үз итә. Махсус ятаклар һәм коткаручылар белән тәэмин ителгән су объектында “Су керү тыела!” дигән аншлаглар куелды. Бу кешеләрнең сәламәтлеге, иминлеге өчен эшләнә, – ди ул.
Бәла-казалар булмасын! Ямьле җәй айларын елга-күлләрнең матурлыгына, табигатьнең хозурлыгына сокланып үткәрергә язсын!
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев