Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Сабый туу уңаеннан 500 мең сум: Мөслимдә яшь гаиләгә ярдәм

Наилә һәм Риназ Фәйрушиннар гаиләсе кыйммәтле бүләк иясе булдылар

2026 елдан Россиядә туучыларның санын үсешкә үзгәртү максатында, эш бирүчеләргә хезмәткәрләренә бала тапкан өчен 1 миллион сумга кадәр корпоратив ярдәм түләргә мөмкинлек бирүче карар кабул ителгән иде. Мөслим районы да әлеге яңалыктан читтән калмады.

Район башлыгы Альберт Хуҗин тәкъдиме белән агрофирмалар, “Агромастер” җитештерү компаниясе, кайбер фермер хуҗалыклары үзләрендә хезмәт куючы хезмәткәрләрнең гаиләләрендә сабыйлар туган очракта төрле күләмдәге финанс ярдәмнәре күрсәтергә теләк белдерде. “Агромастер” җитештерү компаниясе сабые туган хезмәткәренә 500 мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтү һәм әлеге ярдәмне 5 ел дәвамында 100 мең сум күләмендә биреп бару хакында белдерде.

Бүген “Агромастер” компаниясе хезмәткәрләре тантаналы чараның шаһитлары булдылар. Күптән түгел компаниядә эшләүче Риназ һәм аның тормыш иптәше Наилә Фәйрушиннар гаиләсендә икенче уллары дөньяга беренче авазын салды. Бүген гаиләгә компаниянең генераль директоры Илгиз Исламов 500 мең сумлык сертификат, 100 мең сум күләмендә акча һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Район башлыгы Альберт Хуҗин да яшь гаиләне тәбрикләп котлау сүзләрен җиткерде. Фәйрушиннар гаиләсенә район башлыгының Рәхмәт хатын, “Тамчы” йөзү бассейны һәм спорткомплекска еллык сертификатлар, кибеткә 5000 сумлык сертификат тапшырды.

Наилә һәм Риназ Фәйрушиннар күрсәтелгән ярдәмнәр һәм гаиләләренә ихтирам өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, үзләренең шатлыклары белән уртаклаштылар.

Фәридә Гайнетдинова репортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев