Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Пилотсыз очкычлар – алгы планда

Россиядә пилотсыз системалар гаскәрләре барлыкка килде. Әлеге гаскәрләрдә хезмәт итү өчен кешеләр җыялар. Бу хакта резервтагы хәрби комиссия рәисе Илшат Яббаров белән сөйләштек.

– Илшат Римасович, пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт нигезендә хезмәт итү турында җентекләбрәк аңлатыгыз әле...

– Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен кешеләр җыю 2025нче елның 1 августыннан башланды. Бу – мөһим һәм перспектив юнәлеш. Пилотсыз очучы аппаратлар полкы оештырылды. Хәзер ул киңәйтелә, яңа вакансияләр барлыкка килде. Гражданнарны анда хезмәт итәргә чакыралар. Кандидатларга куелган таләпләр контракт нигезендә хезмәт итүче хәрбиләр өчен куелучы таләпләр белән бер үк. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашу тәҗрибәсе һәм техника белән эшләү осталыгы өстенлек булып санала. 

– Махсус хәрби операциядә пилотсыз очучы аппаратларның алгы планга чыгуы нәрсә белән аңлатыла?

– Яңа гаскәрләр хәрби хәрәкәтләр алып барганда өстенлек итә. РФ Оборона министрлыгына пилотсыз очу аппаратлары операторлары сафына кертүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр күбрәк.

– Райондашларыбыз әлеге төр гаскәрләрдә хезмәт итүгә ничек карый?

– Бүген дистәдән артык рай-ондашыбыз пилотсыз очу аппаратлары операторлары булып хезмәт итә. Чыдамлылык һәм үзконтроль таләп итүче бу хезмәтне башкаручы һәр егет ныклы характерга ия.

– Пилотсыз очу аппаратлары белән һәркем дә идарә итә аламы?

– Бу төр гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләгән ир-егетләрне махсус курсларда укыталар һәм пилотсыз очу аппаратлары белән эшләү ысулларын өйрәтәләр. Пилотсыз очкычлар белән идарә итү алгы сызыкта тупланган тәҗрибә белән ныгытыла. Республика пилотсыз системалар үзәгендә укып, барлык сорауларга да җаваплар алырга була. База белеме полигоннарда укыту вакытында салына. Сугышта алган тәҗрибә бәяләп бетергесез зур, ди әлеге бүлектә хезмәт итүче райондашларыбыз.

– Илшат Римасович, пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә өстенлекләр бармы?

– Пилотсыз очкыч операторларының иминлеге югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара. РФ Оборона министрлыгы белән контракт билгеле бер вакытка төзелә. Бу хезмәт үзенчәлекләрен бәя-ләү мөмкинлеген бирә. Хәрби хезмәткәр эштән китә яки яңа контракт төзи ала.

– Хәрбиләргә белгечлекләрен саклап калу гарантияләнәме?

– Әйе, илнең оборона ведомствосы белән контрактта булган хәрбине аның ризалыгыннан башка пилотсыз очкычлар белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый. Аларга тулы социаль пакет бирелә, законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр дә аларга да кагыла. Моннан тыш студентлар өчен аерым шартлар бар: югары уку йортларында укучылар, академик ял алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң бюджетка кире кайтырга хокуклы. Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар: дошман техникасына уңышлы һөҗүм итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча каралган.

– Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләр кая мөрәҗәгать итә ала?

– Яңа гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләүчеләр дә, контракт төзергә теләүчеләр дә 8-960-062-98-96 номеры буенча миңа шалтырата ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев