Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Комиссия утырышы

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты.

Мөслим муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты.

Утырышның көн тәртибе буенча түбәндәге җаваплы затлар чыгыш ясады.
8 ай эчендә балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек һәм хокук бозуларны анализлау. «Яшүсмер-2022» ведомствоара операция үткәрү нәтиҗәләре турында - эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча җитәкчесе урынбасары Ринат Солтанов сөйләде.
 2022 елның җәйге чорында балигъ булмаганнарның, шул исәптән инвалид балаларның ялын оештыру, аларны савыктыру һәм эшкә урнаштыру нәтиҗәләре турында,  2022-2023 уку елында белем бирү учреждениесендә укучы балалары булган авыр хәлдәге гаиләләр һәм «Яшүсмер-2022» ведомствоара операциясе нәтиҗәләре турында  мәгариф идарәсе начальнигы Лилия Хәбибуллина таныштырды.
 8 ай нәтиҗәләре буенча "Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» СОП автоматлаштырылган базасы буенча эшнең торышы турында, «Яшүсмер-2022» ведомствоара операция үткәрү нәтиҗәләре буенча  социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнар Фәтхуллина чыгыш ясады.
Альберт Хуҗин яшүсмерләр арасында җинаять кылуны профилактикалау мәсьәләләренең муниципалитетта даими контрольдә торуын һәм балачак мәсьәләләре белән шөгыльләнүче барлык җаваплы затларны, учреждение җитәкчеләрен бу эшкә аерым игътибар бирергә чакырды. « Авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаганнар һәм гаиләләр белән эшләү авыр һәм күп көч таләп итә. Бары тик бергә һәм барлык профилактика органнары тулысынча үзара бәйләнештә булганда гына без уңай нәтиҗәләргә өметләнә алабыз»,- дип ассызыклады ул.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Марина Бәдретдинова утырышка йомгак ясады.

Айзилә Мөхәмәтҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев