Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Килешүең төзелгәнме?

Фатир һәм йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча яңа килешүләр төзү башланды.

2023нче елның 1 сентябреннән фатир һәм йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешүләр төзү турындагы 71 санлы Федераль закон таләпләре үзгәртелде. Әлеге хәбәр чыгу белән халык арасында борчылу туды: “килешү төзелмәсә, газны өзәләр икән” дигән хәбәрләр ишетелә башлады. 

Югарыда телгә алынган канун таләпләренчә, хәзер килешүләр бары тик газ бүлү оешмасы белән генә төзелә ала. Татарстан Республикасында андый оешма – “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ. Әлеге оешма генераль директорның җитештерү буенча урынбасары Михаил Фролов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә мондый аңлатма бирде:

– Мәгълүм булганча, РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертелде. Ул газлаштырылган йортлардагы һәм фатирлардагы газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә кагыла, – диде ул. – Бу турыда закон быелның 1 сентябреннән гамәлгә керде. Йорт һәм фатир эче газ җиһазларына, шулай ук гомумйорт җилләткеч һәм төтен каналларына техник хезмәт күрсәтү таләпләренең үтәлешен хәзер торак инспекциясе органнары контрольдә тотачак.

Канунда әйтелгәнчә, килешү 2024нче елның 1 гыйнварына кадәр расланырга тиеш. Газ белән тәэмин итү, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турындагы килешү кабул ителгән очракта гына башкарыла дип тә искәртелә законда.

Фәридә Гайнетдинова

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2023 ел 22 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев