Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Кемгә – бәйрәм, кемгә – эш!

Яңа ел алдыннан бәйрәм оештыручыларның фикере белән кызыксындык. Яңа ел ул – гомернең бер өлешенә бәя бирә, якын кешеләр арасында аны истә калырлык итеп үткәрә, ял итә торган вакыт. Кемдер ял итә, ә кемдер бәйрәмне оештыруга үз өлешен кертә. Берничә көн дәвам иткән ялларыбызны файдалы итеп, Яңа ел могҗизасы тудыручылар бәйрәмне ничек кабул итә?

Алина Хәбибуллина, шәхси эшмәкәр:

– 2,6 метр биеклектәге Умка-Шумка исемле ак аю киемнәрен киеп, бәйрәм көннәрендә акча эшлим. Аеруча балалар көтеп ала. Сюрпризлар, бүләкләр белән кечкенә райондашларыбызны сөендерү – үзе зур шатлык! Дөрес, өлкәннәрне юбилейлары белән котлау өчен дә чакыралар. 13 килограмм авырлыктагы йөкне күтәреп йөрү җиңел булмаса да, ак аю образы ярдәмендә нәниләр өчен генә түгел, зурлар өчен дә кечкенә могҗиза тудыра алуым белән үземне бәхетле саныйм. Бәйрәмне кабатланмас, онытылмаслык итү өчен һәркем үз өлешен кертә ала.

Фото - А.Хәбибуллинаның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев