Юллар аерылмасын!
Ел башында һәркем планнар кора, хыяллана, максатлар билгели. Безнең максат бер – әбунәчеләребез санын саклап калу.
Заманча технологияләр үсеш алган, интернеттан башка тормышны күз алдына да китереп булмаган чорда вакытлы матбугатка җиңел түгел. Газетаны саклап калу без журналистлардан гына түгел, әбунәчеләрдән дә тора. Вакытлы матбугат язылучылар, укучылар булганда гына яши. Бу яртыеллыкта “Авыл утлары” газетасын 1842 гаилә алдырачак, “Сельские огни” газетасын 226 гаилә укыячак.
Газетаны һәм “Мөслим-информ” составындагы башка мәгълүмат чараларын кызыклы итү өчен без үзебездән торганның барысын да эшлибез. “Планерка”ларда темалар сайлаганда бәхәсләшкән чаклар да аз түгел. Без күпчелекне борчыган, безгә кызыклы тоелган, үзебез укырга теләгән темаларга язабыз. Сез дә темалар тәкъдим итә, сорауларыгызны җиткерә аласыз. Шөкер, фикерләрен шалтыратып әйтүчеләр дә, социаль челтәрләрдә комментарийлар рәвешендә калдыручылар да бар. Битараф булмавыгыз өчен рәхмәт сезгә!
“Авыл утлары”на язылуыгыз һәм укуыгыз, безнең белән элемтәне өзмәвегез өчен аерым рәхмәт! Сез 95 еллык тарихы булган газетаны яшәтүгә, аны саклап калуга үз өлешегезне кертәсез! Шул рәвешле туган телебезне һәм милләтебезне саклауга да өлеш кертәсез, димәк. Юллар аерылмасын! 100 яшьлек юбилей елын да бергә каршы алырга язсын!
Римма Афзалова, "Мөслим-информ" җитәкчесе – баш мөхәррир.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев