Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Актуаль

Ягулыкка да чират

Кайбер ягулык салу станцияләрендә озын чиратлар хасил була башлады

Бу көннәрдә машинага ягулык салу мәсьәләсе күпчелек өчен проблемага әйләнде. Башка ягулык салу станцияләрендә чиратлар күренмәсә дә, “Татнефть” ягулык салу станциясенә машиналар төнге 2-3 сәгатьтә үк җыела башлый. Әлеге вәзгыятьне Татарстан Республикасы җитәкчелеге дә игътибарга алды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән, ягулык базарындагы хәлне контрольдә тоту өчен, махсус штаб булдырылды. Р. Миңнеханов белдергәнчә, ягулык салу станцияләрендә чиратлар барлыкка килүнең сәбәбе – ягулыкка ихтыяҗның кискен артуы. Шул ук вакытта җитештерүчеләр ягулык китерү күләме һәм запас җитәрлек дәрәҗәдә, дип ышандыра.

Штабка түбәндәге бурычлар йөкләнә: ягулык салу станцияләрендә ягулыкның булуын даими тикшереп тору, бәяләрне нигезсез арттыру фактларын ачыклау, җәмәгать транспортын, ашыгыч һәм коммуналь хезмәтләрне өзлексез ягулык белән тәэмин итү.

– Штабка аерым АЗСларда ягулык булмау фактларын тикшерү эшен дәвам итүне, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белән берлектә ваклап сату бәяләренең нигезсез күтәрелү фактларын тикшерүне йөклим. Җәмәгать транспортын, ашыгыч медицина ярдәмен, коммуналь һәм юл хезмәтләрен, хокук саклау органнарын, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен ягулык белән тәэмин итү мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 24 июль саныннан укыгыз.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев