Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Гаеплене читтән эзләмик!

Мөслим авылының Авзалов урамында урнашкан күпфатирлы 1 Б йортында гомер итүчеләр канализация торбалары тыгылудан җәфалана.

“Бу хәл атнага берничә тапкыр кабатлана”, – ди йортта яшәүчеләр. Проблемага ачыклык кертүне сорап, “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятенә мөрәҗәгать иттек.
– Бу проблема район өчен яңалык түгел. Каяндыр гаеплеләрне эзләп йөрү дә мәсьәләне чишәргә булыша алмый. Бу йортта гомер итүчеләр: “Канализация системасы дөрес эшләнмәгән, шуңа тыгыла”, – дип әйтә. Фикер дөрес түгел. Күпфатирлы йортларның барысында да су системасы проект нигезендә эшләнгән. Биредә яшәүчеләрдән чисталыкны саклау, булганны кадерләп тоту сорала. Система тыгылган саен, урынга барып, торбаны чистартабыз. Ә берничә көннән тагын шул ук хәл кабатлана, – ди “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Заһидуллин.

Йортта ванна һәм туалет тишегеннән юынтык су күтәрелә. Пычрак су һәм дымлы һава нәтиҗәсендә подвалда чебен-черки үрчи.

– Көч-хәл белән фатирдан чебен-черкине бетердек, дигәндә генә өйгә тагын бөҗәкләр тула. Подвалга төшкән идек, анда йөрмәле түгел. Барысы да канализация эшләмәү аркасында! Җир убылып, йорт җир астына төшеп китмәсә ярый инде! – ди әлеге йортта гомер итүче Айсылу.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елының 27 октябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев