Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Эш эзләүчеләр күп

14-15 апрель көннәрендә мәшгульлек үзәгендә вакантлы эш урынннары ярминкәсе узды.

Вакансияләр ярминкәсенең максаты – эш табарга гына түгел, ә карьераны планлаштырырга ярдәм итү. Ярминкәдә, вакансияләр белән беррәттән, мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре тәкъдим ителә.
Вакансияләр ярминкәсендә дүрт оешма вакантлы эш урыннары тәкъдим итте. “Август-Мөслим” агрофирмасы, Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы, икмәк кабул итү предприятиесе һәм район хастаханәсе вәкилләре барлыгы 14 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Әлеге оешмаларга участок табиблары, машина белән саву операторы, бозау караучы, ветеринария табибы, слесарь-ремонтчы, газ белән эретеп ябыштыручы, тракторчы һәм гади эшчеләр кирәк. Ярминкәгә килгән гражданнар әлеге предприятиеләрнең кадрлар буенча белгечләре белән очрашты, хезмәт хакы күләме һәм социаль гарантияләр белән кызыксынды. 
Вакансияләр ярминкәсенә унбиш райондашыбыз килде. Бу аларның барысы да эшсез дигән сүз түгел. Хәзер күпчелек, Совет чорындагы кебек бер урынга “ябышып ятмый”, яхшырак эш эзли. Ярминкәгә һөнәрләрен үзгәртергә теләүчеләр дә килгән иде. Аларга алты юнәлештә вакантлы урыннар тәкъдим ителде.
– Күпләр ярминкәдән рухи күтәренкелек белән киткәндер, дип ышанабыз. Кызыклы эш урыннары тәкъдим итүчеләр шактый булды. Профессиясен алыштырырга теләгән гражданнарны укытып, яңа һөнәр үзләштерүдә мөмкинлекләр тәкъдим итәбез, – ди хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Мөнирә Идиятуллина.
Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләренең сүзләренә караганда, вакантлы эш урыннарының саны буенча район хастаханәсе һәрвакыт беренче урында тора. Районыбызда табибларга сорау зур. Язгы чәчү һәм урып-җыю чорында авыл хуҗалыгы предприятеләреннән дә вакантлы урыннар турында тәкъдимнәр күп кабул ителә. Сөт эшкәртү заводына да эшчеләр җитми.
Җирлегебездә 38 кеше эшсез буларак мәшгульлек үзәгендә исәптә тора. Аларның күбесе районыбыз авылларында яши. Көн саен авылдан район үзәгенә эшкә йөрү җайсыз, шуңа әлеге райондашларыбызны эш белән тәэмин итүдә кыенлыклар бар.

Рәмилә Сәләмова

Рәмилә Сәләмова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев