Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Бөтенроссия премиясенә лаек булдылар

«Агромастер» җитештерү компаниясе Бөтенроссия премиясенә лаек булды

«Агромастер» җитештерү компаниясе Идел буе федераль округында «Ел экспортеры» Бөтенроссия премиясенең «Машина төзелеше өлкәсендә ел экспортеры» номинациясендә 1 урынны алды!

«Ел экспортеры» премиясе «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты кысаларында Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия икътисади үсеш министрлыгы, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Әлеге чара эре компанияләр, кече һәм урта бизнес, шулай ук шәхси эшмәкәрләр арасында үткәрелә. Моның ярдәмендә ил җитештерүчеләренең чит ил сәүдә мәйданчыкларына чыгу һәм яңа партнерлар табу мөмкинлеге барлыкка килә.

Фото -  «Агромастер» ҖК мәгълүмат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев