Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Багшай күлен пычратмагыз

Исемен әйтмәскә кушкан укучыбыз әрнүле хат юллаган

Җәй көнннәрендә бәйрәмнәрне матур табигать кочагында уздырырга яратабыз. Санаулы гына булган кояшлы җылы көннәрне табигать-анабызга сыенырга тырышабыз, аннан шифа алабыз. Ә шушы матурлыкны күз дә йоммыйча гасырлар буена черемәячәк калдыклар белән пычратучылар юк түгел. Даими укучыбыз безгә фикерләрен язып җибәргән. Аны үзгәртүләрсез бастырабыз. Һәр кеше үзенә нәтиҗә ясаса иде.

"Хөрмәтле мөслимлеләр! 7 июнь көнне гаиләбез белән искиткеч матур табигатьле Багшай күле янына ял итәргә бардык. Шаккатмалы матур җирләр! Күлдә матур горур аккошлар, кыргый үрдәкләр йөзә, җылы көнгә куанып бакалар җырлый, күл өстендә акчарлаклар оча. Күл тирәли таллар, гөлҗимешләр үсә.
Әби чәче үләне болынны бизәп, дулкынланып утыра. Әмма!..

Бу матурлыкны КЕШЕ дип аталган затлар ташлап калдырган өем-өем чүп боза. Шундый кызганыч һәм шаккатмалы аяныч хәл! Бер утырып ял итәбез, ашыйбыз-эчәбез дә, яңадан бу урынга килмибезмени, авылдашлар?! Үзебез артыннан җыештырып калдырыйк инде, зинһар! Аны бит аккошлар чыгып җыя алмый инде! Әйдәгез яраткан ямьле урыннарны саклыйк, пычратмыйк! Балаларга да яхшы үрнәк күрсәтик. Чисталык, матурлык бит барыбызга да кирәк!"

Автор видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев