Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Баек һәм Иске Карамалы авыл җирлекләрендә җыеннар

Баек һәм Иске Карамалы авыл җирлекләрендә кичә авыл җыеннары узды.

Халык җыеннары дәвам итә. Кичә җыеннар Баек һәм Иске Карамалы авыл җирлекләрендә узды. Җыеннарда район башлыгы Альберт Хуҗин һәм ТР Премьер министры ярдәмчесе, якташыбыз Дәүфит Хәмәдишин катнашты. Район башлыгы районда хөкүмәт программалары ярдәмендә башкарылган эшләр белән таныштырды, авыл җирлегенең актив эшчәнлеген билгеләп үтте. Дәүфит Хәмәдишин республикадагы яшәеш турында сөйләде. Җирлек башлыклары 2023 елда башкарылган эшләр турында отчет тоттылар, алга куелган бурычларны билгеләп үттеләр. Баек авыл җирлеге башлыгы  2024 елда юбилейларын билгеләп үтүче лаеклы ялдагы авылдашларына истәлекле бүләкләр тапшырды.

Иске Карамалы авылында район башлыгы Альберт Хуҗин волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашканнары өчен Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримовка һәм китапханәче Гөлназ Шәмсигә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Иске Карамалы авылы “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Дамира Госсамовага озак еллар үсеп килүче буынны тәрбияләүдә куйган тырыш хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасын бирде.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев