Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Әтием бар шул минем!

Мизгел” яшьләр үзәгендә актив әтиләр белән очрашу үтте. “Җаваплы әти” проекты кысаларында үткәрелгән чарада ТР “Әтиләр союзы” региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Гадел Заһретдинов катнашты.

Очрашуда сүз яшь буынны тәрбия-ләү һәм гаиләдә әти роленең әһәмияте турында барды.

– "Төрле уку йортларының күп булуына карамастан, яхшы тәрбияне әти генә бирә ала". Язучы, тарихчы

Н. Карамзинның әлеге сүзләре бүген дә әһәмиятен югалтмады. Гаиләдә әтинең роле бик мөһим. Бигрәк тә улларны тәрбияләүдә, чөнки чын ир-ат, кем генә булмасын, үз үрнәгендә балада хатын-кызга мөнәсәбәт тәрбияләячәк, гаиләне кайгыртырга, конфликтларны чишәргә, дуслык мөнәсәбәтләрен булдырырга өйрәтәчәк, – диде Гадел Заһретдинов.

Мәктәп һәм гаилә арасындагы хезмәттәшлекнең бик кызыклы һәм перспективалы формаларының берсе – Әтиләр советы. Ул районыбыз мәктәпләрендә тәрбия системасының аерылгысыз өлешенә әверелде. 2016 елда районыбызның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә дә Әтиләр советы оештырылды. Районның Әтиләр советы рәисе итеп Марсель Әһлиев сайланды. Әтиләр берлегенең төп максаты – балаларны тәрбияләүдә әтиләрнең ролен көчәйтү, аларны мәктәп тормышына актив җәлеп итү.

ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев