Алдагы ике атнага бурычлар билгеләнде
Киңәйтелгән киңәшмәдә үткәрелгән чаралар анализланды, яңа җитәкче билгеләнде
Район башлыгы Альберт Хуҗин катнашында бүлек, оешма-предприятие җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә узды.
Район башлыгы "ЫкРок" балалар һәм яшьләр рок-фестивален һәм Сабантуй бәйрәмнәрен оештыруга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтен белдерде. Чараларга анализ ясады һәм киләсе атналарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, төзелеш эшләрен һәм үзара салым хисабына башкарыласы эшләрне контрольдә тоту, балаларның җәйге ялына игътибар итү, ветераннар Сабантуен, Хәтер һәм кайгы көнен, чыгарылыш кичәсен, Яшьләр көнен югары дәрәҗәдә үткәрү, контракт хезмәте буенча эшне алып бару кебек сорауларга игътибар итүне бурыч итеп куйды.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Альберт Шакиров оператив хәл белән таныштырды.
"Татэнергосбыт" җәмгыятенең Мөслимдәге офисы җитәкчесе Салават Сруров оешманың эшчәнлеге белән таныштырды.
Әхмәдиева Лилия Ринат кызы намуслы хезмәте өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Мослахова Регина Рәйхан кызы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече итеп билгеләнде.
Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев