Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Хезмәтләрен хөрмәтләп

15 апреля 2022, 11:26

2080

0

0

Узган атнада медицина хезмәткәрләре 2021 елдагы эшчәнлекләре буенча хисап тотты.

Утырыш ахырында бертөркем медици­на хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Сәламәтлек саклау өлкәсендә намуслы хезмәте өчен гомуми практика табибы Рамил Морзаха­нов РФ Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Фельдшер-лаборант Ре­зеда Ганиева һәм терапия бүлеге табибы Камил Хәлиуллин ТР Сәламәтлек саклау министры Рәхмәтенә лаек булды. Катлаулы эпидемиологик чорда район халкының сәламәтлеген саклауга зур өлеш керткәне өчен “Агромастер” җитештерү ком­паниясе генераль директоры Илгиз Исламов ТР Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатын алды. Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар на­муслы хезмәтләре өчен табиб-рентгенолог Айрат Гобәйдуллин һәм шәфкать туташы Миләүшә Мин­негалиевага – район башлыгының Мактау грамо­тасы, педиатр Алия Зәйдуллинага, табиб-дермато­венеролог Илгиз Латыйповка, акушер-гинеколог Рәйханә Әхкыямовага, шәфкать туташы Дилбәр Шабаевага, терапия һәм ашыгыч ярдәм бүлекләре коллективларына район башлыгының Рәхмәт хат­лары тапшырылды. Ультратавышлы диагности­ка табибы Әлфия Салихҗанова, акушерка Гөлназ Хәбибуллина, хастаханәнең әйдәүче бухгалтеры Алсу Хафизова район үзәк хастаханәсенең Мак­тау грамоталарына лаек булды.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев