Кешеләргә кирәк булып яшим
Синең балаларың, Мөслим!

Кешеләргә кирәк булып яшим

Рушат Солтанов гомере буе туган җиренә, халкына хезмәт итә.

Лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә берничә хезмәт башкара: Татарстан халыклары ассамблеясының Мөслим районындагы вәкилләге һәм иҗтимагый совет рәисе ул. Аның белән сәгатьләр буе сөйләшергә мөмкин: тирән фикерле тормыш фәлсәфәсен тыңлап вакытның үткәне сизелми дә калачак. 

– Рушат Җәүдәтович, 70 яшьлек аксакал буларак, әти-әниегезнең ышанычын аклый алдым, дип уйлыйсызмы? 

– Әнием укытучы булырга хыялланган, тик сугыш чорына, яшьли ятим калуга һәм башка сәбәпләргә бәйле укый алмаган. Аның мине бик тә укытасы килде. Әтием гади авыл кешесе иде, ул мине авылда калдырырга теләде. Район мәгариф идарәсендә эшли башлагач та әткәемнең: “Ат фермасына кешеләр кирәк, авылга кайт!” – дип чакырганы истә. Мин, әниемнең хыялын тормышка ашырып, укытучы булдым һәм гомерем буе сайлаган һөнәремә тугры калдым. Әти-әниемнең йөзенә кызыллык китермәдем, беркайчан да алар оялырлык гамәлләр кылмадым. Үрнәк гаилә кордым, тәрбияле балалар үстердек. Башкарган хезмәтем – мәктәп директоры, район мәгариф идарәсе җитәкчесе, КПСС райкомы инструкторы, район башлыгы урынбасары – барысы да бик күп вакыт һәм тынгысыз хезмәт сорый торган эшләр иде. Һәр эшемне, вакыт белән исәпләшмичә, чын күңелдән, яратып башкардым. Ул вакытта, бәлки, әти-әниемә алар теләгәнчә ярдәм дә итә алмаганмындыр. Шулай да алар, исән-сау булсалар, уллары белән һичшиксез горурланырлар иде. Әти-әниемнең фатихасы, ышанычы һәм алар биргән тәрбия бар уңышларымның нигезе булып тора. 

– Гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән ир бала киләчәген ничек күзаллады микән?

– Мин кечкенәдән укырга яраттым! Бәләкәйдән үк лидерлык сыйфатларым бар иде: башлангыч сыйныфларда – октябрят звеносы командиры, аннан класс комсоргы, комсомол комитеты рәисе булдым. Мәктәп директоры Зәйнак Вәҗиевич тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта иде. Ул, эш буенча киткәндә, мине үз урынына укытырга калдыра иде. Болар барысы да мәктәпне тәмамлаганчы ук үземдә укытучылык сыйфатларын ачарга ярдәм итте, үз-үземә ышанычны арттырды. Ул вакытта ук киләчәгемнең тынгысыз эш белән бәйле булачагын сизә идем. Мин табигатьне бик яратам, шуңа зоотехник булырмын дип уйлаган идем. Мәктәп тәмамлаганда Зәйнак Вәҗиевич: “Укырга керә алмасаң, кайт! Мин сине укытучы итеп алам”, – диде. Ветеринария институтына имтиханнарны яхшы билгеләргә генә бирдем,  “укырга кердең” диделәр. Мин шатланып авылга кайтып киттем, ләкин берникадәр вакыттан соң конкурстан үтмәвем турында хәбәр иттеләр. Зәйнак абый мине укытучы итеп эшкә алды. Армия сафларына киткәнче, 1 ел укытучы булып эшләдем. Шушы 1 ел миңа укытучы һөнәрен сайлау өчен ышанычлы нигез булды. Авылда яшәү, укытучы булып эшләү, туган җиремдә гаилә кору, йорт салу, балалар үстерү – барысы да балачак хыялларым иде. Хыялларыма ирешә алуым белән үземне бик бәхетле саныйм. 

Фото: Мөслим-информ

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 25 сентябрь саныннан укыгыз.


Нет комментариев