Иминлек

Юл кагыйдәләре игътибар сорый

Ел башыннан районда механик характердагы 110 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 5 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, бер райондашыбыз һәлак булган

Лилия Шәймиева фотосы.
Лилия Шәймиева фотосы. 

Юл хәрәкәте иминлеге: кем гаепле?

«Бөтен очракларда да диярлек шоферлар гаепле», – ди ДАИ инспекторлары. Рульгә утырып, алны-артны карамыйча чабучылар куркыныч.

Мөслим юлларындагы хәлләр: кызу йөрү һәм алкоголь

– Мөслимдә яшьләр машинада бик кызу йөри. Текә борылышларны, урам чатларын исәпкә алмыйлар. Төнлә тизлекне 80-100 км/сәгатьтән дә арттырып чабучылар белән аерым эш алып барыла. Алкоголь кулланган килеш руль артына утыручылар да бар. Исерек хәлдә руль артына утыручыларны ачыклау максатыннан ел башыннан 25 рейд үткәрелде, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Яшүсмерләр һәм велосипедчылар: җәйге статистика

“Мототранспортта һәм велосипедта йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән яшүсмерләр быел җәй аеруча күп булды”, – дип билгеләп үтә ДАИ инспекторлары. Балалалар тәпи киткәч тә велосипедта йөрергә өйрәнсә дә, зур юлларга 14 яшьтән генә чыгарга ярый.

Инфраструктура һәм колакчыннар: яшерелгән куркынычлар

Урам юллары челтәрен норматив хәлдә тоту, юл билгеләре урнаштыру, чокырларны вакытында ремонтлау, чүп-чардан арындыру да иминлекне тәэмин итүдә, тәртип саклауда зур роль уйный. Хәзер балалар гына түгел, өлкәннәр дә колакчыннар ярдәмендә музыка тыңлый. Юл аша чыкканда бу бик куркыныч! Колакчыннар белән ерактан кычкыртып килгән автомобильне ишетми, күрми калырга мөмкин.

Җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр: үзара ихтирам җитми

– Кайвакыт җәяүлеләр үзләрен өстенлекле хокукларга ия дип хис итеп, юл аша ашыкмый гына чыга. Үзара ихтирам җитеп бетми. Шоферлар да, җәяүлеләр дә бер-берләренә карата игътибарлы булсыннар иде! Кагыйдә бозган автомобиль хуҗасын машина номерлары буенча табып булса да, җәяүлеләр белән мондый эш алып барылмый. Шуңа карамастан, барлык җәяүлеләр дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәсеннәр һәм, юл аша чыкканда, һәрвакыт транспортның аларга юл бирүенә инансыннар иде, – ди Феликс Мәгъданов.

Участковыйлар ярдәме: 138 беркетмә

Районның ДАИ хезмәткәрләренә участок инспекторлары да ярдәм итә. Аларга да машиналарны туктату, тикшерү хокукы бирелгән. Участковыйлар тарафыннан быел 138 административ беркетмә төзелгән.

Көзге-кышкы чор: игътибарлылык кагыйдәләре

– Көзге-кышкы чорда көннәр кыска, яктылык җитми. Яңгыр, томан, юл өслегенең дымлы булуы да күрү мөмкинлеген киметә. Шуңа җәяүлеләргә юл аша чыкканда аеруча игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Ә машина йөртүчеләргә торак пунктларда, җәяүлеләр күп йөри торган урыннарда тизлек режимын саклау һәм юлдагы вәзгыятькә һәрвакыт әзер булу мөһим. Бу чорда җәяүлеләр өчен яктылык кайтаручы элементлар аеруча зур әһәмияткә ия. Әти-әниләр балаларына машиналарга юл бирергә кирәклеге һәм киемнәрдә яктылыкны кайтаручы элементларның зарурлыгы турында даими искәртеп торсын иде. Көзге каникуллар алдыннан бу аеруча актуаль! – дип кисәтә районның ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.

«Көзге каникуллар» операциясе: 26 октябрь – 8 ноябрь

26 октябрьдән “Көзге каникуллар” операциясе старт алды. Ул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Операция барышында балаларны махсус утыргычларда йөртүгә, аларның киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булуына зур игътибар биреләчәк. Җәяүле балалар да игътибар үзәгендә булачак. Балаларыгыз урамга чыкканда, аларга юл кагыйдәләре турында искәртергә онытмагыз!

 


Нет комментариев