Театр яктылыкка, нурга илтә!
Мәдәният

Театр яктылыкка, нурга илтә!

Авылларыбызның үзешчән сәнгать коллективлары тамашачыларны театр сәнгатенең серле дөньясына чакыра

Мөслим районында «Театр яктылыкка, нурга илтә» исеме астында театр айлыгы старт алды! Авылларыбызның үзешчән сәнгать коллективлары тамашачыларны театр сәнгатенең серле дөньясына чакыра.

27 октябрьдә беренчеләрдән булып Краснояр авылы үзешчәннәре сәхнә тотты. Алар тамашачыларга Мөнирә Сафинаның «Ике болыт» драмасын тәкъдим итте.

3 ноябрьдә исә сәхнәгә Елгабаш авылы үзешчәннәре чыкты. Алар Г. Мөхәммәтшинаның «Буран исе» драмасын сәхнәләштерде.

Авыл артистларының иҗатка мәхәббәте, тырышлыгы һәм сәхнәгә тугрылыгы аерым хөрмәткә лаек. Мондый чаралар авылларда мәдәни тормышны җанландыра, театр сәнгатенә кызыксынуны арттыра.

 

Фотолар – район мәдәният йортыннан.


Нет комментариев