45 мең сум штраф: районда спиртлы эчемлек кулланган шофер хөкем ителде
Соңгы ике атнада районның ДАИ хезмәткәрләре спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган 9 шоферны тоткарлаган
Шуларның өчесе – алкогольле эчемлекләр кулланган килеш кабат рульгә утыручылар.
Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Назаров эшен карады. Ир-егет спиртлы эчемлекләр куллануының сәбәбен туган көнен билгеләп үтүенә бәйләп аңлатты. Ул гаебен өлешчә таныды.
– Югары тизлек белән машинада “чапкан” райондашыбыз сәүдә үзәкләренең берсе янәшәсендә тоткарланды. Руль артында “салып” йөрүе турында битараф булмаган кешеләр хәбәр итте. Хастаханәдә анализлар биреп, канында спиртның нормадан күбрәк булуы дәлилләнгәч, Назаров алкоголь куллануын инкарь итте. “Дару эчтем” дип ялганлады, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Мировой судья ир-егетнең гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да күрсәтте. Язмада Назаровның ДАИ инспекторлары белән сүз көрәштерүе күренә. Хәрәкәтләреннән һәм сөйләшүеннән ир-атның исерткеч эчемлекләр кулланганлыгына ишарәләүче сүлпәнлек һәм агрессия сизелә. Райондашыбызның канында спирт күләме нормадан алты тапкыр күбрәк булганлыгы ачыкланган!
Административ җинаять кылганы өчен, Назаровка суд тарафыннан 45 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.
Нет комментариев