Иминлек

Бурдан кала, уттан калмый...

Мөслим авылында булган фаҗига бер кешене дә битараф калдырмагандыр

Лилия Шәймиева фотосы.
Лилия Шәймиева фотосы. 

24 октябрь төнендә булган янгын 40 яшьлек хатынның гомерен алып китте. Янгын сүндерү бүлеге мәгълүматлары буенча, фаҗига электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында чыккан.

– Электр үткәргечтәге кыска ялганыш нәтиҗәсендә чыккан фаҗига ике баланы әнисез һәм өйсез калдырды. Янгыннан саклану кагыйдәләрен төгәл үтәсәк, бәла-казаларны, бәлки, читләтеп үтеп булыр иде. Тиз арада йортны ялмап алган уттан ике бала, әниләренең тормыш иптәше исән-имин чыга. Гөлназ Садыйкованың гәүдәсен янгынны сүндергәндә табып алалар. Янгын сүндерүчеләрнең оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә ут телләре күрше хуҗалыкларга күчми. Бүгенге көндә янгынның сәбәпләре ачыклана, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

Кызын югалткан Гөлшат апаның йөрәге өзгәләнә. Үз-үзен кая куярга белмәгәндә оныклары белән күңеленә юаныч таба.

– Кайгының төсе кара, диләр. Тормышыбызның асты өскә килгән кебек булды, әйтерсең, җиһанда кояш сүнде. Үләсе көнне Гөлназ апам әниебезгә әллә ничә шалтыраткан. Артык күп сөйләшмәсәләр дә, сүз бетте дип, телефонны куям дигәндә, сөйләшү кабат җанланып киткән. Әниебез кызының соңгы мәртәбә тавышын ишетүен тойгандыр. Үзе дә сизмәстән, күңеле борчылган, шомланган. Минем дә эчем пошты ул көнне, нәрсәдер булыр төсле тоелды. Төнлә апамның кызы Эльвина шалтыратты. “Апа, безнең өй яна!” – дигән хәбәрне ишетүгә күз алдым караңгыланды. Мин Мөслимгә кайтып, берәр сәгать узгач, абыем да кайтып җитте, – дип искә ала Гөлназның сеңлесе Гүзәл.

Түр бүлмәдә йоклаган Гөлназ, кызганыч, өйдән чыгып җитә алмаган. Якыннары, чыгып җитәм дигәндә генә, документлары искә төшеп, кире йорт борылмады микән дип тә гөманлый.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 5 ноябрь саныннан укыгыз.

 

 


Нет комментариев