Интернет аша сатып алынган һәм түләнгән товар килмәсә...
Түбән Кама территориаль органы аңлатуынча, Россия Федерациясенең “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законының 23.1 маддәсе 1 өлеше буенча, сатып алу килешүе кулланучының товарны алдан түләү бурычын күздә тота икән, анда товарны кулланучыга тапшыру вакыты да күрсәтелергә тиеш.
Товар вакытында тапшырылмаса, кулланучы түләнгән товарны билгеләнгән яңа срокка тапшыруны яки сатучы тапшырмаган товарның алдан түләнгән суммасын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы (Законның 23.1 маддәсе 2 өлеше). Товарны китерү вакыты телдән билгеләнгән очракта, бу бурыч акылга муафыйк срокта яки сатып алучы товар килмәвен хәбәр иткәннән соң җиде көн эчендә башкарыла (Гражданлык кодексының 314 маддәсе 2 өлеше). Шулай итеп, товар вакытында китерелмәсә, сатучыга шалтыратырга яки, товарны китерү кирәклеге турында искәртеп, электрон почта аша хат җибәрергә кирәк.
Телдән сөйләшүләр уңай нәтиҗә бирмәсә һәм сатып алынган товар кулланучыга барып җитмәсә, сатып алучы сатучыга таләпләрен язмача белдерергә тиеш:
– түләнгән товарны тапшыруның яңа вакытын билгеләргә;
– яки сатучы тапшырмаган товар өчен алдан түләнгән сумманы кире кайтарырга.
Шул ук вакытта кулланучы килешү нигезендә билгеләнгән товарны китерү вакытын бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан бөтен чыгымнарны каплауны таләп итәргә хокуклы.
Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон (23.1 маддә 3 өлеше) һәм алдан түләнгән товарны сатып алу килешүе нигезендә, товарны кулланучыга тапшыру вакытын бозган очракта, сатучы кулланучыга билгеләнгән сроктан соңгы һәр көн өчен товар өчен алдан түләнгән сумманың яртысы күләмендә штраф – неустойка (пеня) түли.
Дәгъва ике данәдә әзерләнә, берсе сатучыга заказ хаты белән җибәрелә. Кулланучының товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару һәм зыянны, шул исәптән штрафны тулысынча каплау турындагы таләпләрне сатучы әлеге таләп җиткерелгәннән соң ун көн эчендә канәгатьләндерергә тиеш. Әгәр дә дәгъвага җавап килмәсә, яки җавап итеп кибетнең акчаны кире кайтарудан яки товарны тапшырудан баш тартуы күрсәтелсә, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул ук вакытта суд сатучыдан кулланучы файдасына суд биргән ахыргы сумманың 50 процент күләмендә штраф түләтә.
Моннан тыш, товар өчен банк картасы белән түләнгән булса, ә сатучы товарны билгеләнгән вакытта тапшырмаса һәм элемтәгә чыкмаса, яки аралашудан баш тартса, карта хуҗасы кредит оешмасына операция буенча акчаны кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать итә ала. Шуннан соң банк һәм түләү системасы тикшерүләр үткәрәчәк.
Шулай ук күп кенә интернет-мәйданчыклар бәхәсне махсус сервислар аша хәл итү мөмкинлеген бирә. Аерым алганда, товар Россия интернет-кибетеннән сатып алынган булса, кулланучы түбәндәге оешмаларга мөрәҗәгать итә ала:
– НОТА программасы – товар агрегаторларының бәйсез берләшмәсе, анда интернетта сатып алынган ялган товар турында хәбәр итәргә мөмкин;
–интернет сәүдә компанияләре ассоциациясе (АКИТ): интернет-кибет аның әгъзасы булса (исемлекне АКИТ сайтында аныкларга мөмкин), бәхәсне АКИТ рәсми сайтына мөрәҗәгать итеп хәл итәргә була;
– интернет-кибетләргә карата шикаятьләрне бушлай нигездә караучы аерым иҗтимагый оешмалар (мәсәлән, “Интернет-технологияләр үзәге” (РОЦИТ) төбәк иҗтимагый оешмасының “Рунетның кайнар линиясе”.
Түбән Кама территориаль органы сатып алучыларга интернет-кибет ассортиментын өйрәнгәндә үк сатучы турында мәгълүматка игътибар итәргә тәкъдим итә. Сатучы сату урынын (адресын) һәм фирманың тулы исемен күрсәтергә тиеш (товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләренең 8 пункты).
Наилә Сәлахова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев