Мөслим районында ягу сезонына әзерлек бара
Җылылык белән тәэмин итүче оешмаларны һәм җылылык энергиясен кулланучыларны тикшерү өчен махсус комиссия төзелде. Җылылык челтәренә, котельныйларга һәм социаль объектларга тикшерү үткәрелде
Инженерлык челтәрләре: ремонт, модернизация һәм гидравлик сынаулар
– Котельныйларны ремонтлау һәм модернизацияләү планлы рәвештә башкарыла: тузган детальләр алыштырыла, энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар кертелә. Исәпләү приборларын һәм җылылык счетчикларын тикшерү, искергән яки сафтан чыккан исәп элементларын вакытында алыштыру бик мөһим. Гидравлик сынаулар һәм җылылык челтәрен юдырту процедуралары җылылык үткәргечләрнең ныклыгын һәм герметиклыгын тикшерергә, системаны кышкы йөкләнешкә әзерләргә мөмкинлек бирә, – ди “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте директоры урынбасары Фәнил Вәлиев.
Районда 10 балалар бакчасы, 19 мәктәп, коррекция мәктәбе, политехника техникумы, мәктәптән тыш эшләр үзәге үзәк котельный аша җылыту системасына көйләнгән. Котельныйларның һәм мәктәпләрнең, балалар бакчаларының ягу сезонына әзерлеген тикшерү буенча комиссия 11, 12 август көннәрендә эшләгән.
Мәгариф учреждениеләре: операторлар укып таныклык алды
– Социаль объектларны җылылык сезонына әзерләү аеруча зур җаваплылык сорый. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында алдагы сезонга әзерлек ягу сезоны төгәлләнү белән башлана. Котельныйларда эшләүче операторлар, укып, таныклыклар алды. Котельныйлардагы сигнал бирү җиһазлары, манометрларга һәм термометрларга тикшерү уздырылды. Төтен чыгу юллары һәм вентиляция каналлары тикшерелде. Комиссия тарафыннан котельныйларның барысы да ягу сезонына әзер, дип бәяләнде, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расыйл Фәттахов.
Мәдәният объектлары: документлар тапшырылды, персонал укытылды
Авыллардагы мәдәният йортлары һәм клублар карамагында газ белән җылытучы 26 котельный исәпләнә. Кинотеатр, балалар сәнгать мәктәбе, музей һәм үзәк китапханә дә – район мәдәният бүлеге карамагында.
– Ягу сезонына әзерлек – җирлектәге барлык хезмәтләрнең бердәм эшләвен һәм срокларны төгәл үтәүне таләп итә торган системалы процесс. Әзерлек паспорты булу ягу сезонын башлау өчен мәҗбүри шарт булып тора. Бу яктан мәдәният бүлегенә караучы объектларның барысында да тәртип. Бүгенге көндә барлык котельныйлар да чистартылып, төтен юлларына тикшерү уздырылды, сигнализаторлар тикшерелде. Котельныйлар өчен кирәкле документлар район газ участогына тапшырылды. Оешма җитәкчеләре һәм котельныйларда эшләүче операторлар укытылды, – ди район мәдәният йорты директоры Фидания Шәймәрданова.
Сәламәтлек саклау: фельдшер-акушерлык пунктлары индивидуаль җылытуга көйләнгән
Районда 14 фельдшер-акушерлык пункты индивидуаль җылытуга көйләнгән. Җылылык белән тәэмин итүче объектларга кирәкле күләмдә термоманометрлар алынган, сигнал бирү җайланмалары тикшерелгән. Җылылык җиһазларының төзек эшләвен тәэмин итү буенча җаваплы хезмәткәрләр, имтихан тапшырып, таныклыклар алган.
Нәтиҗәләр һәм һава торышы
Фәнил Вәлиев билгеләп үткәнчә, узган еллардагы тикшерү нәтиҗәләре буенча Мөслим районы ягу сезонына яхшы динамика белән кергән. Татарстан дәүләт торак инспекциясе билгеләп үткәнчә, 2025 елда индивидуаль җылытуга көйләнгән районнар арасында Мөслимнең әзерлеге 100 процент дип бәяләнгән.
Хөкүмәт карары нигезендә, һава температурасы биш көн дәвамында +8 градустан югары күтәрелмәсә, ягу сезоны башлана. Әлегә әбиләр чуагы хакимлек итә. Табигать алдагы атнада да кояшлы көннәре белән сөендерер төсле.
Фото: Татар-информ
Нет комментариев