Укытучы йөрәге белән яшәгәндә
Актаныш районының Күҗәкә авылыннан Мөслимгә килен булып төшкән кыз — күптән инде үзебезнеке! Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган Фәнисә башта Минзәлә педагогия училищесын, аннан Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый.
— Юллама белән Түбән Табын сигезьеллык мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып килгән вакыт гел искә төшә. 60 ел вакыт узган! Хезмәт юлым башланган авылда мин булачак тормыш иптәшемне дә очраттым. Дәресләремне йотлыгып тыңлаган балаларга карап, укытучы һөнәренең никадәр җаваплы һәм шул ук вакытта мәртәбәле булуын аңладым!
Гомерем буе сайлаган һөнәремә тугры калып, укучыларымның һәр уңышына сөенеп яшәдем. Лаеклы ялга чыккач та, Белем көне якынлашкан саен, йөрәк читлектән чыгарга теләгән кебек ярсып тибә башлый иде. Мөгаллим һөнәрен сайлаган кеше профессиясенә ахыргача тугры калып, укучыларын үз балаларыдай якын күреп, алар тормышы белән яши, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, балалар күңелен аңлап гомер кичерә, — ди Фәнисә Сөләймановна.
Фәнисә Хәбибуллинаның исеме район мәгарифе тарихына зур хәрефләр белән язылган, чөнки ул үсеп килүче буынга белемен һәм зирәклеген тапшыруга гомерен багышлаган. — Укытучы һөнәре җәмгыятьтә аерым урын алып тора. Мөгаллимнәр белемнәрен башкаларга тапшырып кына калмыйлар, ә киләчәкне формалаштыралар, үсеп килүче буынны тәрбиялиләр. Балаларны яратуы аны мәктәпкә алып килә, ул 40 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Ул үткәргән һәр дәрес мәгълүмат тапшыру гына түгел, ә шәхесне чын мәгънәсендә тәрбияләү иде. Укучылары Фәнисә апаның сабыр булуын, һәркем белән индивидуаль эшләвен билгеләп үтә.
Гаилә — ныклы тыл һәм илһам чыганагы
Фәнисә Сөләймановна, уңышлы педагогик карьера ясаудан тыш, гаиләсе өчен дә ныклы тыл булды, кояш булып балкыды. Тормыш иптәше белән һәркайсы үз юлы белән киткән, әмма һәрвакыт әти-әнисе белән горурланучы өч ул үстерделәр. Алар да хезмәт сөюне һәм белемгә омтылуны мирас итеп алганнар, — диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе һәм Фәнисә апаның килене Лилия Хәбибуллина. Тормыш иптәше Рафис абый Фәнисә апаның ышанычлы яры, таянычы булды. Бер ел очрашып йөргәннән соң, өйләнешкәч, кызны үзенең әти-әнисе белән калдырып укырга китүе дә Фәнисәмне башка берәү урлап алып китмәсен, дип борчылудан булгандыр. — Рафислар алты бала үскән. Әтисе белән әнисе мине җиденче балалары кебек кабул итте. Рафис укуда булганда, боегып тормасын дип, мин эштән кайтуга әнкәй коймаклар пешереп көтеп тора иде. Арттырып әйтүем түгел, үз кызлары кебек яраттылар. Яшь чактагы шундый җылы мөнәсәбәт миңа да күчте: киленнәремә әни җылысы биреп яшәргә тырыштым.
Ел фасылларыннан көзне аеруча яратып, көзге яңгырларга һәм көзге муллыкка әсәрләнеп йөрсәм дә, җир өстенә сибелгән алтынсу-сары яфраклар хәзер күңелемә моңсулык бирә. Көзләр минем иң якын кешемне тартып алды. Рафисым белән яшәгән еллар сагындыра. Бәйрәмемдә, шөкер, балаларым, оныкларым янәшәмдә. Бәхетемне тулы итәргә әтиләре генә юк, — ди Фәнисә апа. Тормышның барлык авырлыкларын һәм шатлыкларын бергә кичергән Хәбибуллиннар районыбыздагы матур гаиләләрнең берсе иде. Алар һәрвакыт актив булдылар, бик күп газета-журналлар алдырдылар.
Мактаулы исемнәр — фидакарь хезмәт нәтиҗәсе
— Гаилә безнең әни өчен һәрвакыт илһам һәм көч чыганагы булды. Укучылары әлегә кадәр әнинең дәресләрен җылылык һәм зур рәхмәт хисләре белән искә ала. Ул балаларны аң-белемгә генә түгел, киләчәктә аларга ярдәм итәрдәй мөһим тормыш принципларына да өйрәтте. Әниебезгә районда беренчеләрдән булып «Дан» ордены бирелүе, «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булуы, ВЛКСМ Үзәк комитетының «Иң яхшы пионер әйдаманы» күкрәк билгесе белән бүләкләнүе дә әниебезнең тырыш хезмәтенә лаеклы бәя булып тора. Әтиебезнең — районда билгеле табиб, СССР Сәламәтлек саклау отличнигы, әниебезнең Татарстанның атказанган укытучысы булуы — безнең өчен зур мәртәбә, — ди Фәнисә апаның улы Илгиз.
Матур итеп сөйләшүләре, җылы карашлары белән һәрвакыт сөендереп торучы кешеләр бар. Фәнисә апа — шундыйларның берсе. Сократ: «Һәр кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез», — дигән. Фәнисә апа кояш булып, шушы яктылыкны башкаларга мулдан өләшеп яши. Аның җылысы әле бик озак еллар якыннарын җылытсын иде!
Фото – Ф. Гыйльметдинованың шәхси архивыннан.
Нет комментариев