«Табибларга — миллион һәм ярдәм»: Миңнеханов сәламәтлек саклауының яңа чаралары турында
Яңалыклар

«Табибларга — миллион һәм ярдәм»: Миңнеханов сәламәтлек саклауының яңа чаралары турында

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында белдерде.

Татарстанда медицина белгечләрен һөнәри юлларында озата бару өчен кадрлар үзәге булдырылачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында белдерде.

«Татарстанда сәламәтлек саклауда кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен ярдәм чаралары комплексы гамәлгә ашырыла, шул исәптән «Земство табибы» һәм «Земство фельдшеры» программалары буенча түләүләр, торак шартларын яхшыртуга грантлар, социаль ипотека программасы», – дип сөйләде ул.

Августта бер мәртәбә 1 миллион сум түләүне күз алдында тоткан яңа чара гамәлгә керде. Аннан табиблар аз булган районнарда дефицитлы вазифаларга килүче белгечләр файдалана ала, дип искәртте Миңнеханов.

Фото: Татар-информ


Нет комментариев