Ләйсән Фәрхетдинова — «АПКда хатын-кызлар» бәйгесенең финалында
Авыл хуҗалыгы

Ләйсән Фәрхетдинова — «АПКда хатын-кызлар» бәйгесенең финалында

Ләйсән Гыйльметдин кызы бәйгенең төбәк этабында «Суперхатын-кыз» номинациясендә III урынга лаек булды

Ләйсән Фәрхетдинова

Мөслим районы вәкиле Ләйсән Фәрхетдинова Бөтенроссия «АПКда хатын-кызлар» бәйгесенең төбәк этабында уңышлы чыгыш ясап, федераль финалга юллама алды.

«Туган як – Родные края» агрофирмасы» ҖЧҖнең баш бухгалтер урынбасары Фәрхетдинова Ләйсән Гыйльметдин кызы бәйгенең төбәк этабында «Суперхатын-кыз» номинациясендә III урынга лаек булды. Хәзер райондашыбызны бәйгенең федераль этабы көтә. Ул анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар белән бергә җиңү өчен көч сынашачак. Бәйгегә йомгак «Алтын көз-2026» XXVIII Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узачак хатын-кызларның агросәнәгать тармакларын һәм авыл территорияләрен үстерүгә керткән өлешенә багышланган форумда ясалачак.

Ләйсән Гыйльметдин кызына федераль финалда уңышлар телибез! Районыбыз вәкиленә җиңү теләп калабыз!

Фото – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.


Нет комментариев