Елга кысласы браконьерларга 1688 сумга төшәчәк
2018 елда штраф күләме нибары 115 сум тәшкил иткән булган
Россиядә елга кыслаларын законсыз тоткан өчен зыянны каплау күләмен 14,5 тапкырдан да күбрәккә арттырдылар – бер зат өчен 115 сумнан 1688 сумга кадәр.
Ил Хөкүмәтенең тиешле карарын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.
Үзгәрешләр 2018 елның ноябрендә Хөкүмәт тарафыннан расланган зыянны исәпләү кагыйдәләренә кертелә. Ул вакытта елга кыслаларын законсыз тоткан өчен штраф күләме бер экземпляр өчен 115 сумга тигез булган.
Фото: Татар-информ
Нет комментариев