“Милләтләр кроссы” илнең 85 төбәгендә уза
Ел саен йөгерүдә мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр 1,5 миллионга кадәр кеше катнаша
“Милләтләр кроссы” илнең 85 төбәгендә уза. Ел саен йөгерүдә мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр 1,5 миллионга кадәр кеше катнаша. Россия халыклары бердәмлеге елын бәйрәм итү кысаларында бүген Мөслимдә мөһим спорт вакыйгасы – “Милләтләр кроссы” бөтенроссия йөгерү көне булды.
Әлеге масштаблы спорт чарасында район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты һәм актив тормышны сөючеләрне бәйрәм белән тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде.
- Бүгенге йөгерү зур бәйрәм төсмерен алды. Бу чара төрле яшьтәге катнашучыларны үзенә җыйды һәм халыкны сәламәт яшәү рәвешенә һәм актив ял итүгә омтылуда берләштерде. “Яшьлек” стадионында бүген һәркем үзенең чыдамлыгын һәм спорт характерын күрсәтә ала. Мөслимдә “Милләтләр кроссы” һәр елны спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әверелә. Бу вакыйга уртак тырышлык белән тормышыбызны яктырак һәм баерак итә алуыбызны күрсәтеп бирә, - диде ул.
Быел кросста профессиональ спортчылар да, һәвәскәрләр дә катнашты. Алар арасында балалар да, өлкәннәр дә бар иде. Һәр катнашучы үзенең спорт казанышларын күрсәтергә генә түгел, ә команда рухын ныгытырга да омтылды.
Лилия Шәймиева репортажы.
Нет комментариев