Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
фото

9 май – Бөек Җиңү көне

11 мая 2022, 09:42

2333

0

0

Район үзәгендә Бөек Җиңүгә 77 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

Оешма-предприятие, мәктәп коллективлары, Яшь армиячеләр демонстрациясе Мөслим урамнарыннан үтте. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында веноклар, чәчәкләр салганнан соң тантана район мәдәният йорты каршындагы мәйданга күчте. Бәйрәмгә килүчеләрне биредә Үлемсез полк каршы алды.

Бәйрәмнең тантаналы өлешен башлап, муниципаль район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР медицина-социаль экспертиза идарәсе җитәкчесе Ригель Низамов мөслимлеләрне Җиңү бәйрәме белән тәбрик иттеләр. Үзешчәннәр, мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән сәхнәләштерелгән тамаша һәркемне шул ерак елларга алып китте, сугыш чоры авырлыкларын, шатлыклы җиңү мизгелләрен тасвирлады.

Бәйрәмгә чыккан халык ярминкәдә йөрде, концерт карады.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев