Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Олимпка юл

Милли мәктәпләрдә белем алучы укучылар өчен үткәрелгән рус теле буенча республика олимпиадасы төгәлләнде.

 Мөслим лицееның 8 сыйныф укучылары Светлана Мкртчян, Камилла Московая, 10 сыйныф укучысы Алина Шакирова, гимназиянең 11 сыйныфында укучы Илина Бариева, 7 сыйныф укучысы Зарина Айгильдина, 8 сыйныф укучысы Рүзилә Садриева бәйгедә призер булдылар. Укытучылары – Чулпан Хәйруллина, Алена Фазлыева, Светлана Фазылова, Чулпан Әхмәтшина.

Татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен узган татар теле буенча республика олимпиадасында Мөслим лицееның 5 сыйныф укучысы Элина Моратова, 9 сыйныф укучысы Зилә Әгълиева, 10 сыйныф укучылары Мәдинә Морзаханова, Алинә Шакирова, Тойгелде төп мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Рәзил Нигъмәтҗәнов призерлар булдылар. Укытучылары – Алсу Латыйпова, Чулпан Ситдыйкова, Эльвера Ситдыйкова, Раушания Дәүләтова.
Рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемнәрендә укучылар өчен татар әдәбияты буенча республика олимпиадасында район үзәгендәге мәктәпләрдә укучылар сигез призлы урын яуладылар.

Гөлназ Җәлилова

Фото - мәгариф идарәсе архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел,  9 февраль санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев