Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Мөгаллимнәр бәйрәм итте (+фоторепортаж)

“Кояшлы Ык” ял паркында мөгаллимнәр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Мәгариф өлкәсендә озак еллар хезмәт куеп, күпләрнең остазы булган ветеран укытучыларны бәйрәмгә җыелган мөгаллимнәр аягүрә басып, озакка сузылган алкышлар белән каршы алды. Һәр ветеран исемләп телгә алынды. Һәммә кешенең йөзендә елмаю, чиксез хөрмәт, олылау чагылды. Районыбызның барлык буын укытучылары бер мәйданга җыелып күрешкән, бик сирәк була торган вакыйгага тиң булды бу көн.

Сәхнә түренә районыбызның иң өлкән мөгаллиме, 32 ел Метрәй мәктәбендә директор булып эшләгән 92 яшен тутыручы Мирзанур ага Галимов күтәрелде. Ул мондый дәрәҗәдәге очрашу-күрешүнең район күләмендә беренче тапкыр оештырылуын әйтте. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина аңа бәйрәм истәлеге итеп түбәтәй тапшырды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова Укытучылар көне белән тәбрик итте. Мөгаллимнәрне ак корабка утырган зур армиягә тиңләде, изге һөнәр ияләре дип атады.

– Бөтен һөнәрләрнең тамыры мәктәптән башлана. Шушы тамырларга тиешенчә су сибеп, туендырып торучы, ныгытуы, зур агачлар итеп тәрбияләүче, балаларны чын шәхес итеп үстерүче ул – сез. Урамда очраган теләсә кемгә тормышында үрнәк булган иң яхшы биш кешене атарга кушсак, барысы да диярлек шуларның берсе итеп яраткан укытучысын күрсәтер, мөгаен. Сезгә дә, хөрмәтле укытучылар, укучыларыгызның күңелендә биш яхшы кешенең берсе булырга язсын, – диде ул.

Гөлназ Җәлилова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 29 сентябрь санында укыгыз 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев