Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Мәктәпләрдә психология атналыгы бара

Психология атналыгы кысаларында мәгариф учреждениеләрендә тренинглар, акцияләр уздырыла.

Мөслим районы мәгариф учреждениеләрендә психология атналыгы бара.  Атна кысаларында Мөслим гимназиясе педагог-психологы Айсылу Кашапова 2а сыйныфта "Дуслык"темасына тренинг үткәрде. Тренинг ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга юнәлдерелгән. Нәтиҗәдә, катнашучылар дуслашырга ярдәм итүче сыйфатларны барладылар, бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәнделәр. Барысы да актив, бердәм һәм рәхәтләнеп эшләделәр.  Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Яшерен дус"акциясе уздырды. Укучылар теләсә кайсы укучыга яки укытучыга яхшы сүзләр, теләкләр белән хат яки открытка җибәрделәр. "Почтальоннар" хатларны тәнәфес вакытында тараттылар.

Фотолар – мәгариф идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев