Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Юл билгеләрен өйрәндек

Апрель аенда Олы Чакмак мәктәбендә юл хәрәкәте иминлеге буенча конкурс үтте. Анда 1-6 сыйныф укучылары катнашты.

“Юл тамгалары, СИМ һәм мин – шат күңелле дуслар” дип исемләнгән чарада балалар төрле юнәлештә белем-күнекмәләрен сынады. Юл тамгаларын, җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр өчен кагыйдәләр, велосипедта йөрү тәртибе, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен күрсәтте. Укучылар ике командага бүленеп эшләде, бердәм, дус, җаваплы булуларын күрсәттеләр. Әлеге чарада әти-әниләрнең балаларны юлда йөрү культурасына өйрәтүдә үрнәк булуына басым ясалды. Махсус кунак – юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт учреждениесенең бүлек җитәкчесе Алсу Ситдикова бүләкләре белән балаларны сөендерде. Укучыларга бәйге бик ошады.

Сирина Фәсхиева, Олы Чакмак мәктәбенең физкультура укытучысы.

Фото –  С.Фәсхиеваның шәхси архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев