Элмә такта куелды
Бүген Торыш авылында Әфган сугышы ветераны Гәрәев Илшат Асылгәрәй улы хөрмәтенә ул яшәгән йорт диварына элмә такта куелды.
Тантаналы чарада район активы, локаль сугыш ветераннары, әфганчылар катнашты. Чарага Сарман, Тукай, Азнакай, Актаныш районнары, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләреннән дә бик күп кунаклар кайткан.
Кунаклар арасында махсус хәрби операциядә катнашучы, бүгенге көндә ялда булган Михайловка авылыннан Айнур Софин да бар иде.
Илшат Гәрәев хәрби хезмәттәге намуслы хезмәте һәм күрсәткән батырлыгы өчен "Интернациональчы хәрбигә", "Рәхмәтле Әфган халкыннан", "Сугышчан хезмәтләре өчен" һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнгән.
Чараны районның иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов һәм Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Равил Тимкин алып барды.
Тантаналы чара әфганчыларның гимнына әйләнгән "Хуш, Гиндикуш!" җыры белән тәмамланды.
Лилия Шәймиева репортажы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев