Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Әфган сугышы ветераны Гәрәев Илшатның йорт диварына элмә такта куелды

Чараны районның иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов алып барды

Торыш авылында Әфган сугышы ветераны Гәрәев Илшат Асылгәрәй улы хөрмәтенә үзе яшәгән йорт диварына элмә такта куелды. Тантаналы чарада район активы, локаль сугыш ветераннары, әфганчылар катнашты. Чарага Сарман, Тукай, Азнакай, Актаныш районнары, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләреннән дә бик күп кунаклар кайткан. Кунаклар арасында махсус хәрби операциядә катнашучы, бүгенге көндә вакытлыча ялда булган Михайловка авылыннан Айнур Софин да бар иде.
Илшат Гәрәев хәрби хезмәттәге намуслы  хезмәте һәм күрсәткән батырлыгы өчен "Интернациональчы хәрбигә", "Рәхмәтле Әфган халкыннан", "Сугышчан хезмәтләре өчен" һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнгән.
Чараны районның иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов алып барды.                                                                                                                                                                                                                             Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев